Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өстенә зур кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булган

Пермьдә өстенә зур кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булган, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы

Әлеге гадәттән тыш хәл 3 апрельдә шәһәрнең Киров районында булган. Сабый яткан коляскага йорт түбәсеннән зур кар кисәге төшкән. Нәтиҗәдә, нарасыйның башы имгәнгән һәм аны ашыгыч рәвештә балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. «Татар-информ» язуынча, табиблар сабыйның гомерен саклап калу өчен ике тәүлек көрәшсә дә, бала җан биргән. Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Пермь хакимиятендә кар кисәге түбәдән түгел, ә бинаның балконыннан төшкән дип фаразлыйлар. Бу очракта идарәче компания түгел, ә фатирның милекчесе җавап тотарга тиеш. 

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига боз түбә бала коляска