Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Педагогия көллиятендә очрашу

Яр Чаллы педагогия көллиятендә танылган шәхесләр белән очрашулар еш үтә. Менә шуларның берсе...

Китапханәбезнең уку залында поэзия аена һәм шәһәребезнең танылган шагыйре Айрат Суфияновның гомер бәйрәменә багышланган «Кәрван-кәрван сагыш йөрткән йөрәк...» исемле әдәби кичә узды. Очрашуда Айрат абыйның иҗатына күзәтү ясалды, шигырьләре яңгырады. Чараның махсус кунагы шагыйрә Сирень Якупова тарафыннан юбиляр каләмдәше иҗатына тәфсилле анализ бирелде, ул үзенең шигърият дөньясына килеп керү тарихы белән таныштырды, башлап язучы студентларга үз киңәшләрен бирде, 12 нче санлы «Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе» каршында эшли башлаячак «Яшь каләмчеләр» түгәрәгенә чакырып калды. Кичә бик җанлы үтте, студентлар Айрат Суфияновка сораулар бирделәр, авторның үзе башкаруында яңа шигырьләрен тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X