Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин “КАМАЗ-Мастер” командасы пилоты Николаевны Почет ордены белән бүләкләде

Владимир Путин "КАМАЗ-Мастер" командасы пилоты Эдуард Николаевны Почет ордены белән бүләкләде. Бу хакта Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 26 мартындагы "Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре турында"гы указында хәбәр ителә.

Почет ордены Николаевка "Дакар-2017" һәм "Африка Эко Рейс-2017" халыкара ралли-марафоннарында команда җиңүенә керткән саллы хезмәте өчен тапшырылды. Шулай ук "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" II дәрәҗә Орден медале команданың тагын бер пилотына - Дмитрий Сотниковка бирелде.
Пилотлардан тыш Россия дәүләт бүләкләренә "КАМАЗ-Автоспорт" коммерцияле булмаган партнерлык оешмасы дүрт хезмәткәре лаек булган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X