Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Рәхим итегез, сыерчыклар!"

Чаллыдагы 150дән артык мәктәп укучысы әлеге исемдәге экологик акциягә кушылды. Волонтерлар елына һәм Экологик куркынычлылыктан яклау көннәренә багышланган чарада шәһәрнең 25 мәгариф учреждениесе катнашты.

Ак­ция кы­са­ла­рын­да "Кош­лар өчен иң ях­шы оя" кон­кур­сын­да җи­ңү­че­ләр бил­ге­лән­де, "Ба­лык­чы кар­чы­га – 2018 ел ко­шы" пла­кат­лар  һәм "Кош­лар тур­ни­ры" ин­тел­лек­ту­аль бђй­ге­лђ­ре уз­ды­рыл­ды. Уен фор­ма­тын­да уку­чы­лар эко­ло­гик стан­ци­я­ләр­не уз­ды, кош­лар ту­рын­да та­быш­мак­лар­га җа­вап эз­лә­де, со­рау­лар­га җа­вап бир­де һәм та­би­гать­не сак­лау те­ма­сы­на би­рем­нәр үтә­де.

Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы Эко­ло­гия һәм та­би­гый ре­сурс­лар ми­нис­тр­лы­гы­ның Чул­ман буе тер­ри­то­ри­аль ида­рә­се хез­мәт­кәр­лә­ре бил­ге­ләп уз­ган­ча, мон­дый ак­ци­я­ләр­нең бу­ры­чы кош­лар­ны сак­лау­ның әһә­ми­ят­ле бу­лу­ын аң­лау­ны фор­ма­лаш­ты­ру­дан гый­ба­рәт. "Сы­ер­чык оя­ла­рын әзер­ләү һәм ур­наш­ты­ру, кон­курс­лар һәм ак­ци­я­ләр уз­ды­ру юлы бе­лән без ба­ла­лар­га та­би­гать­не сак­лау эш­чән­ле­ген­дә­ге га­мә­ли кү­нек­мә­ләр­не сең­де­рә­без", – дип ас­сы­зык­ла­ды алар. Шә­һәр­нең эко­ло­гия ак­ци­я­се йом­гак­ла­ры бу­ен­ча җи­ңү­че­ләр­не һәм при­зер­лар­ны дип­лом­нар һәм гра­мо­та­лар бе­лән бил­ге­ләп уз­ды­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X