Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шевченко милли телләрне ихтыяри өйрәнү турындагы закон проектын җинаятьчел дип атады

«Мин Россиядәге иң кечкенә халыкның да хокукларын якларга әзер», - ди журналист.

анылган җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Максим Шевченко милли телләрне ихтыяри өйрәнү турындагы закон проектын җинаятьчел проект дип атады. Мәскәүдә узган «Гомуми белем бирү системасында туган телләрне үстерү: сәяси-хокукый аспектлар» дигән түгәрәк өстәлдә ул шундый белдерү ясады.

«Әлеге закон проекты Россиядә яшәүче күпмилләтле халыкның гражданлык хокукларын тарайта. Бу законны кабул итү мотивлары аңлашылмый. Рус телен беркайда да кысмыйлар, без моны бик яхшы беләбез. Өстәвенә, мин татар яки кабарда телен өйрәнеп, рус булудан туктаган бер генә кешене дә белмим», - диде ул.

Шевченко билгеләп үткәнчә, биредә проблема мәдәни түгел, ә сәяси яссылыкта ята.

Аның фикеренчә, бүгенге хакимият Россияне корпорациягә әверелдерә. Аның төп бурычы – нефть, газ, файдалы казылмалар чыгару һәм ил халкына зыян китереп, аны Көнбатышка яки Кытайга озату. Мондый вазгыятьтә киң тармаклы милли-мәдәни вәкиллекнең булуы корпоратив хакимият өчен зур куркыныч тудыра, ди Шевченко.

Ул «Сул фронт» әгъзасы буларак әлеге закон проектына каршы чыгачагын, КПРФ һәм «Гадел Россия» партияләрен документка каршы тавыш бирергә чакырачагын әйтте.

Моннан тыш, журналист даими нигездә эшли торган Россия халыклары демократик берлеген оештыру тәкъдиме белән чыкты, әмма мондый иҗтимагый органда катнашырга теләгән һәркемне репрессияләр көтәчәге хакында кисәтте.

«Рус кешесе буларак шуны әйтәм: мин һәркемнең, Россиядәге иң кечкенә халыкның да хокукларын якларга әзер», - дип сүзен йомгаклады ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X