Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр юллары да яңартылачак

Чаллы Башкарма комитеты кварталлар эчендәге юлларны төзекләндерү өчен подрядчылар арасында аукцион үткәрде. “Алексеевскдорстрой” белән “ПАД” муниципаль унитар предприятиесе арасында барган сатулашу барышында 268,6 миллион сум контракт бәясе тәкъдим иткән “ПАД” җиңүче дип табылды.

 Про­ект­ның мак­си­маль бә­я­се 270 мил­ли­он сум тәш­кил итә, ул рес­пуб­ли­ка бюд­же­тын­нан фи­нанс­ла­на. Про­ект бу­ен­ча 2, 4, 5, 6, 28, 29, 30, 39 нчы ком­п­лекс­лар эчен­дә­ге юл­лар һәм тро­ту­ар­лар, шу­лай ук Азат­лык мәй­да­ны­на ил­тү­че юл­ны тө­зек­лән­де­рү ка­рал­ган. Шә­һәр­нең ис­ке өле­шен­дә ЗЯБ­ның 14 нче һәм 15 нче ком­п­лекс­ла­рын­да, ГЭС­ның 5, 6, 7 нче ком­п­лекс­ла­рын­да да юл эш­лә­ре баш­ка­ры­ла­чак. ЗЯБ­та ачы­ла­чак Та­тар дра­ма те­ат­ры би­на­сы­на ил­тү­че һәм Яшь­ләр зи­ра­ты­ның эч­ке юл­ла­ры да тө­зек­лән­де­ре­лер­гә ти­еш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев