Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сырмы? Әллә “сырный продукт”мы?

Русиядә составында 50дән алып 100%ка кадәр үсемлек майлары булган ялган “сырлар” җитештерүне тыймакчылар. Кибетләрдә составында сөт мае урынына пальма мае яисә сәламәтлек өчен тагы да куркынычрак “тарнсмайлар” кушылган сырга охшаш ризыклар буа буарлык.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2017 елда Русиядә 800 мең тонна сыр һәм сыр ризыклары сатылган.

Күптән түгел Росконтроль экспертизасы, Русия һәм Белоруссия җитештергән сырларның 30 өлгесен тикшереп, аларның 18е (60%ы дигән сүз) ялган, составында бөтенләй сөт юк икәнлеген ачыклаган.

Сыйфатлы сырны ялганнан ничек аерырга соң?

1.Бәясе буенча

Сыйфатлы сыр очсыз булмый. 1 кг сыр җитештерер өчен 10 литр сөт таләп ителә. Димәк, әгәр сөтнең бәясе 20-30 сум булса, сырның чимал хакы гына якынча 200-300 сум тәшкил итә, дип аңлаталар Сөт җитештерүчеләр милли союзында. Шулай итеп, әгәр кибеттә сырның килосы 250-300 сум торса, бу ризыкның сыйфатлы һәм натураль булуына шик туарга тиеш.

Популяр булган “Российский”, “Пошехонский” сырларының сатып җибәрү бәясе килосына 410-420 сум булганда, кибетләрдә сәүдә өстәмәләрен исәпкә алып, аның килосы 600 сумнан да кимрәк була алмый.

2. Тышлыгы буенча

Белгечләр фикеренчә, сыр җитештерүче тарафыннан тышлыкларга төрелгән очракларда фальсификатлар сирәк очрый. Ә менә кибетләрдә ризык пленкасына төрелеп сатылган тау-тау сырларның еш кына ялган булуы ихтимал.

3. Этикеткасы буенча

Натураль сыр тулысынча сөттән тора. Составында сөт мае нибары 50% булганнары сыр ризыгы дип исәпләнә. Үсемлек майлары 50% артып китсә, этикеткада “продукт комбинированный”, “продукт из сыра” дип язылырга тиеш. Әмма намуссыз җитештерүчеләр еш кына ялганлыйлар. Ә кулланучы бу очракта бернәрсә дә эшли алмый. Җитештерүчеләргә карата регламентларны катгыйлату һәм контрольне көчәйтү генә хәлләрне үзгәтергә мөмкин... Берәр кайчан...

 

http://www.omet-rb.ru/42-rusiya-kajda-kajchan-n-rs/74-syrmy-ll-syrnyj-produkt-my

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X