Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табигать саклау законнарын бозучыларны халык фаш итә

WhatsApp, Telegram, Экосигнал программалары республикада яшәүчеләргә табигать саклау законнары бозылу очраклары турында хәбәр итү мөмкинлеген бирә.

Табигать саклау законнарын бозучыларны халык фаш итә. "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы, WhatsApp, Telegram, Экосигнал программалары, шулай ук "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы – боларның барысы да республикада яшәүчеләргә табигать саклау законнары бозылу очраклары турында хәбәр итү мөмкинлеген бирә. Барча мәгълүмат Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына килә. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтик, санитар-экологик ике айлыгы башланганнан бирле телефон кушымтасы аша 40 хәбәр килде. Шулардан 19 мөрәҗәгать - "Халык контроле"ннән, 8е  -"Мәктәп эко-патруле" кушымтасыннан һәм 13 хәбәр WhatsAp, Telegram һәм Экосигнал элемтә каналларыннан алынды.

Исегезгә төшерик, гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу, санкцияләнмәгән чүплек урыны, су объектыннан файдалану мөмкинлеген чикләү, тыелган матдәләрне сулыкка ташлау, атмосфера һавасын пычрату очраклары турында шулай ук (843) 267-68-67 телефоны буенча да хәбәр итәргә була, диелә министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Экология табигать чүп урам яшел урман һава пычрак смартфон

2
X