Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда прививкалар буенча бердәм белешмә базасы булдырылачак

Һәр табиб, бу базага кереп, прививкалар турында мәгълүмат ала алачак

Татарстанда халыкка ясалган прививкалар буенча бердәм белешмә базасы булдырылачак. Бу проект Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта ЕГАИСта (Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы) “вакцинопрофилактика” бүлекчәсе эшләнә. “Һәр табиб, бу базага кереп, мәгълүмат ала алачак. Вакцинация вакытында прививка кайчан ясалганын беләчәк”, - дип белдерде Виниченко.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина прививканы тулысынча сәламәт вакытта гына ясатырга яравын искәртте. “Вакцинация алдыннан, участок терапевты яки участок педиатры пациентны тикшерә. Хосусый үзәктә табиб күзәтүеннән башка гына прививка ясатам, дип уйлау ялгыш. Тиздән прививкалар буенча бердәм база булдырылачак, бу кирәгеннән артык яки тиешсез вакытта кадатмау өчен кирәк”, - дип аңлатты.

 

 


ИА ТАТАР-ИНФОРМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев