Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәнгә рәсем ясату гөнаһмы?

Аллаһы Тәгалә тәненә рәсем ясатканнарны рәхмәтеннән мәхрүм итә бит. Бу күңелемә шом салды, егетемнең Аллаһ рәхмәтеннән мәхрүм калуының миңа һәм туачак балаларыма начар тәэсире булмасмы?

"Киләчәктә аңлашылмаучанлыкка юл куелмасын өчен, булачак ирем белән никахлашыр алдыннан, үзебездәге хата-кимчелекләрне дә уртага салып сөйләштек. Аның дингә килгәнче тәненә ясаткан татуировкасы уйга калдырды.
Ул берничек тә бетмәячәк. Аллаһы Тәгалә тәненә рәсем ясатканнарны рәхмәтеннән мәхрүм итә бит. Бу күңелемә шом салды, егетемнең Аллаһ рәхмәтеннән мәхрүм калуының миңа һәм туачак балаларыма начар тәэсире булмасмы?"
Әлфия Т., Яшел Үзән.

Борисоглебск бистәсендәге “Өмет” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ЯСӘВИЕВ: 

— Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә: “Аллаһы Тәгалә тәнгә рәсем ясатучыга да, аны ясаучыга да ләгънәт кыла”, — ди. Моннан татуировка ясатучының Аллаһ рәхмәтеннән мәхрүм булуы аңлашыла. Тәнебез — Раббыбыз тарафыннан бирелгән иң хәерле бүләк. Аны ничек бар, шулай кабул итеп, риза булырга, шөкер кылырга кирәк. Аллаһ яраткан төс-кыяфәтне татуировка, пластик операцияләр белән үзгәртергә, исраф кылырга, тәнгә зыян салып, сәламәтлекне куркыныч астына куярга ярамый. Бу хакта Коръәндә дә шулай язылган. Әлеге мәсьәләгә якын килеп, шуны әйтергә була: кеше үз хатасын танып, үкенә, Раббыбыздан ихластан ярлыкау сорый икән, Аллаһ аның дингә килгәнче булган кимчелекле гамәлләрен гафу итә. Бу егеткә тәүбә кылырга кирәк.

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X