18-24 июльгә йолдызнамә
Кысла. Күптәнге проектлар тормышка ашачак. Эштәге вакыйгалар шактый киеренке, әмма барысы да сезнең файдага. Инициатива һәм активлык күрсәтегез, партнерлар сезгә ярдәм итәргә сәләтле. Шимбә көнне бакчага яки пляжга барыгыз.
Кучкар. Мәхәббәт хисләренә бирелеп, башыгызны югалтмагыз. Бу бигрәк тә атна башында сизеләчәк. Иҗади күтәрелеш дулкыны колачлап алачак, сезне яңа идеяләр һәм планнар йөртә. Тормышка реаль карагыз, «алсу күзлекне салыгыз». Атна ахырында табигатькә чыгыгыз.
Үгезбозау. Атна шактый киеренке булачак. Берәр нәрсәне үзгәртү турында уйлагыз. Чәршәмбе көнне эшегездә уңыш көтә, сезнең тәкъдимнәрне җитәкчеләр билгеләп үтәчәк. Көтеп алынган ялларыгызны кайда, ничек һәм кем белән үткәрүегезне уйлап куегыз.
Игезәкләр. Тормышка бераз гына фәлсәфи яктан карарга һәм сабырлык күрсәтергә тырышыгыз, ул чакта сезне уңыш һәм хәтта уңышсыз тоелган планнарның тормышка ашуы көтәчәк. Ял көннәрендә дуслар белән очрашулар, актив ял итүләр, матур кичерешләр көтә.
Арыслан. Тырыш хезмәтегез искиткеч нәтиҗәләр китерә башлый, бүләкләр алу вакыты җитә. Сезнең абруегыз югары дәрәҗәдә, тирә-юньдәгеләр сездән киңәш сорый башлаячак. Ә менә өйдә гаилә конфликтлары юкка чыкмаган. Алар өстендә эшләгез.
Кыз. Шактый катлаулы атна, үз көчеңне һәм мөмкинлегеңне чын-чынлап исәпләргә кирәк. Максатка ирешү өчен сезгә стандарт булмаган алымнар кулланырга киңәш ителә. Чәршәмбе көнне эштә конфликтлар чыгуы ихтимал. Җомга сезне көтелмәгән очрашулар сөендерәчәк.
Үлчәү. Атна уңышлы һәм табышлы булырга охшаган. Бүләкләр һәм премия алуга исәп тотарга була. Эштә җитәкчелек белән уртак тел табарсыз, хезмәттәшләрегез, клиентлар сезне яхшы яктан гына бәяләр. Ял көннәрендә иң яхшысы – кечкенә генә сәяхәткә чыгу.
Чаян. Бу атнада активлык күрсәтегез, тиз арада карар кабул итә белүегез кирәк булачак. Аның каравы сез уңышка ирешәчәксез һәм табыш алачаксыз. Күптән борчыган иске проблемаларны хәл итә алырсыз. Ял көннәрен табигатьтә күңелле компания белән үткәрү яхшы.
Укчы. Сез, ниһаять, үзегездә энергия барлыкка килүен сизеп алачаксыз. Бу сезгә төрле проектларда катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Бу көннәрдә үзегездә оештыру сәләтен ачарсыз. Атна контактларга, сәфәрләргә, очрашуларга һәм аралашуларга бай булачак.
Кәҗәмөгез. Бу атнада ниндидер эшләрегезне бүлгәләп түгел, ә бөтенесен берьюлы эшләп бетерергә мөмкинлек булачак. Чәршәмбе көнне барлык эшлекле мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә кирәк. Җомга конфликтлы эш барлыкка килүе ихтимал. Якшәмбе көнне бәхәсләргә кермәгез.
Сукояр. Дүшәмбе катлаулы көн булачак, конфликтларны урап узыгыз. Үзгәрешләрдән куркырга кирәкми, бары тик үз көчеңә генә исәп тотарга кирәк. Күчемсез милек белән бәйле мәсьәләләрдә күңелле яңалыклар һәм тәкъдимнәр булырга мөмкин.
Балыклар. Уңыш мизгелләрен тотып калыгыз, аны саклап калырга тырышыгыз, карьерагызда хәзер бик җаваплы чор җитте. Ә менә шәхси тормышыгызда аңлашылмаучылык килеп чыгарга мөмкин. Үз хис-тойгыларыгызны контрольдә тотарга тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев