Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

26 сентябрь – 2 октябрьгә йолдызнамә

Кучкар Бу атнада үзегезгә игътибарны җәлеп итеп торачаксыз. Чәршәмбе көнне бизнес-партнерлыкта яңа һәм файдалы нәрсә ача аласыз, финанс бурычларыннан арынырга кемгәдер булышлык итәрсез. Ялларда гаиләгез белән берәр җиргә барып кайтыгыз.

Үгезбозау
Бу атнада иҗади активлык, эшкә сәләт һәм интуиция тормышны яхшы якка үзгәртергә мөмкинлек бирер. Барысы да килеп чыгачак, сезнең эшегездән җитәкчеләр канәгать калачак. Ә менә дустанә даирәдә бәхәсләр һәм низаглар килеп чыгарга мөмкин.

Игезәкләр
Уңышка ирешәчәксез. Актив һәм кыю гамәлләр ясарга кыенсынып тормагыз. Сезгә юк дип әйтсәләр дә, үзегезнекенә ирешерсез, аеруча шәхси өлкәдә. Сәяхәтләр, очрашулар өчен менә дигән вакыт. Ял көннәрендә сезне дустанә очрашулар, яңа идеяләр көтә.

Кысла
Бу атнада ашыкмаска, кайбер кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә. Сезнең эшегез искиткеч табыш кертәчәк. Позицияләрегез тагын да ныгыячак, керемнәрегез артачак. Ял көннәрендә сезне бераз борчып алырга мөмкиннәр, ләкин бу дулкынлану рәхәт кенә булыр.

Арыслан
Көчегезне дөрес итеп исәпләргә тырышыгыз, ялга да вакыт калдырыгыз. Мөһим максатларга ирешү өчен сезгә бөтен ситуациядән хәбәрдар булу һәм аларны күрә белү кирәк. Гаиләгә һәм туганнарыгызга карата сабыр булырга тырышыгыз. Балалар үз уңышлары белән сөендерәчәк.

Кыз
Вакытны әрәм итмәгез. Югыйсә, сезнең урынны кемдер алырга да мөмкин. Дүшәмбе көнне җитәкчелек белән киеренке хәл килеп чыгуы бар. Бу конфликтлы хәлдә үзегезне сабыр һәм тыныч тотыгыз. Сишәмбе көнне яхшы хәбәр, җомга эшлекле сөйләшүләр көтә.

Үлчәү
Эш ягыннан уңайлы чор килә, ул сезнең өчен бик файдалы булыр. Инициатива күрсәтегез, хәзер тыныч кына бер урында утыра торган вакыт түгел. Җомга көнне рәхәт бер танышу көтә, ул романтик мөнәсәбәтләргә әверелергә мөмкин. 

Чаян
Бу атнада күптәнге планнарыгызны тормышка ашырып, яңа дәрәҗәгә чыга аласыз. Хезмәттә күтәрелү, яңа вазифа, саллы керем көтә. Әмма хәлиткеч гамәлләр кабул иткәнче, уңай һәм тискәре якларны чагыштырыгыз. Ял көннәрендә шәхси тормышыгызны карагыз.

Укчы
Атна башында стресслы эш белән шөгыльләнүегез ихтимал. Пәнҗешәмбе көнне эшнең киеренке ритмын киметергә һәм ял итү өчен вакыт бүлеп куярга кирәк. Якшәмбе көнен гаиләгез белән уздырыгыз, гел дә булмаса, дуслар белән базага, урманга чыгып кайтыгыз. 

Кәҗәмөгез
Бу атнада эшлекле партнерыгызга финанс бәйлелеге булырга мөмкин. Үзегезнең сүзләрегез һәм бурычлар өчен җавап бирергә әзер булыгыз. Стресска бирелмәскә тырышыгыз, барысы да үзеннән-үзе рәтләнер. Якын кешеләрнең киңәшләрен тотыгыз.

Сукояр
Иске эшләрне тәмамларга һәм киләчәккә ачык максат куяр вакыт. Дүшәмбе көнне карьерагызга тәэсир итәчәк мәгълүмат булырга мөмкин. Сишәмбе эш кайнап торыр. Күп нәрсә җомга көнне яхшы якка үзгәрәчәк, җитәкчелек эшегезне уңышлы бәяләячәк.

Балыклар
Атна башында партнерыгыз яки тормыш иптәшегез белән бәхәсләр булырга мөмкин. Үзегез конфликт тудырасыз түгелме?! Эштә сак булыгыз һәм кеше вәгъдәләренә ышанмагыз. Ялларда матурлык салонына барып кайтыгыз, массаж ясату да файдага булыр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев