Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

27 июнь – 3 июльгә йолдызнамә

Кучкар Бу атнада үзегегезгә чираттан тыш ял оештыра аласыз. Физик халәтегезне генә түгел, уй-фикерләрегезне тәртипкә китерер өчен дә сезгә өстәмә ял кирәк. Карьерагызга уңай тәэсир итәчәк эш башларга мөмкинсез, ләкин аның туганыгыз яки элеккеге хезмәттәшегез белән конфликт чыгаруы бар.

Үгезбозау
Бу атнада инде озак вакытлар дошман булмаса да, якын күрмәгән кешегез белән мөнәсәбәтләрне җайга салу мөмкинлеге булачак. Ул кеше сезгә ниндидер матди максатны тормышка ашырыр өчен кирәк. Моннан файдаланыгыз, ләкин аңа үзегез белән идарә итәргә ирек бирмәгез. 

Игезәкләр
Бу атнада көтелмәгән бүләкләр алу, күңелле вакыйгалар килеп чыгу, яңа дуслык мөнәсәбәтләре барлыкка килү мөмкинлеге зур. Моннан тыш, иҗади сәләтегез үсәр, элек тормышка ашыра алмаган ниндидер уникаль проектыгыз барлыкка килер, аны тирә-яктагылар яхшы бәяләр. 

Кысла
Әйләнә-тирәгездәге берәү сезне якларга алынырга мөмкин. Бу сезне генә түгел, башкаларны да гаҗәпләндерәчәк. Моңа кадәр эшчәнлегегезне тәнкыйтьләп килгән, сезгә ачулы булган ул кеше үзегезгә игелек эшләр.  Бу атнада матди хәлегезне яхшырту мөмкинлеге дә барлыкка килер. 

Арыслан
Бу атнада кемгәдер аның өчен бик мөһим булган проектын тормышка ашырырга булышачаксыз. Бу аның һәм үзегезнең психологик халәтегезне яхшыртуда уңай роль уйнаячак. Моңа өстәп, эшегез өчен бик мөһим һәм кирәкле булган мәгълүмат беләчәксез. Ул хезмәт процессын тизләтәчәк, яңадан да кирәк булачак. 

Кыз
Куйган максатыгызга ирешү өчен бик күп көч түгәргә һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән генә түгел, үзегез белән дә компромисска керергә туры киләчәк. Теләгегезгә беренче адымнан ук ирешә алмасагыз кәефегезне төшермәгез. Шуны онытмагыз, якын кешегез сезне ярдәменнән ташламас. 

Үлчәү
Сәяхәт итегез, яңа тәэсирләр, яңа белемнәр алыгыз, шатланыгыз! Кайсыдыр ситуациядә инициативаны чит кулларга тапшырырга туры килмәгәе. Кемнеңдер ярдәмен тоярсыз. Гаиләгездә игътибарлы булыгыз, конфликт килеп чыгарга мөмкин. Җитди карарлар кабул итәргә ашыкмагыз. 

Чаян
Сүзләрегезне үлчәп әйтегез һәм адымнарыгызны уйлап ясагыз. Психик халәтегез эшегезгә дә зыян салмасын. Шул ук вакытта кешеләрнең ярдәмен атна буена берничә тапкыр тоярсыз. Якшәмбе көнне дусларыгыз белән очрашыгыз. 1 һәм 3 июль – уңышлы көннәр. 

Укчы
Матди яктан да, карьера үсеше өчен дә бик файдалы эре проектны башлау өчен бик уңай вакыт. Ул сезне кызыклы кешеләр белән очраштырыр, сәләтегезне ачар, позицияләрегезне ныгытыр. Бу атнада сез киләчәгегез өчен бик мөһим карар кабул итәчәксез. 3 июль уңышлы көн булачак. 


Кәҗәмөгез
Атна башы тынгысыз булачак. Якыннарыгызның киңәшләрен тыңлагыз һәм сәламәтлегегезне саклагыз. Тирәгездәге кемдер эшегезгә кул тыгарга маташачак, аңа ирек бирмәгез, юкса хезмәтегез юкка чыгачак. Июльнең беренче көнендә уңыш елмаер дип көтелә. 

Сукояр
Бу атнада эре әйбер сатып алу мөмкинлеге бар. Кыйммәткә төшәчәк, ләкин сезгә зур канәгатьлек алып киләчәк. Романтик танышу көтелә. Ләкин язмышыгызны кинәт үзгәртергә ашыкмагыз, кабат-кабат үлчәгез. Эшегездә инвестицияләр кертергә туры киләчәк, ул яхшы нәтиҗә китерәчәк. 

Балык
Хисләрегезне контрольдә тотыгыз, конфликтлардан һәм экстремаль ситуацияләрдән качыгыз. Атна азагында йортыгызга тынычлык иңәр. Эшегездә дә уңыш көтә. Яхшы нәтиҗәләргә китерәчәк яңа хезмәттәшлек башланырга мөмкин. Ышанычлы мөнәсәбәтләр озакка барыр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев