Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Адым саен алдакчы

Мошенниклар һаман күбәя. Халыкны төрле ысуллар белән талыйлар. Аларның кармагына байлар капмый, һаман да шул гади халык эләгә – үзләре гадел булгач, кешеләргә ышаналар.

Хәзерге алданучылар «МММ» кабаласын уйлап тапкан Мавродий вакытында сабый гына булганнардыр шул әле, аны белгән булсалар, алданмаслар иде. Халыкны алдаучы үзе нәрсә уйлый икән, үзенә эләгәсен белә бит ул. Мошенникларга закон каты түгел диләр, акчаларым ышанычлы урында, күп бирмәсләр, гомерем буе рәхәт яшәрмен дип уйлый торгандыр инде. Алданганнарга акчаны кире бирми инде ул. Дәүләт андыйларга халыкны алдарга ник мөмкинлек бирә? Уен автоматлары да яшертен генә һаман эшли диләр, анда да күпме кеше алдана. Монысы да кешене талауның бер юлы бит. Уен автоматына кеше нык ияләшә, уйнамый тора алмый башлый, наркоманнар үз агуларыннан башка тора алмаган сыман. Азартлы уеннар дин буенча да тыела, гөнаһ санала бит, чөнки кешене юлдан яздыралар, уенчының үзенә дә якыннарына күп хәсрәт китерәләр алар. 
Әзһәр Зәйни.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш