Айдар Галимовны кызы елаткан
Шоу-бизнес

Айдар Галимовны кызы елаткан

Үзе хәбәр итте.

Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимовның кызы, җырларга яратучы Айгизә социаль челтәрендә видео урнаштырган. 
Алар барсы бергә Айдар Галимов туып-үскән нигезгә, әбиләре истәлегенә Коръән ашына җыелып, матур мәҗлес  уздырганнар.  Кадрда дустанә, җылы мөнәсәбәт, гаилә фотолары, әбисенең гөлләре, бабасының гармун уйнавы... «Балачагым мәңге йөрәгемдә», – дип язган Айгизә. 
Бу видео нечкә күңелле, тыйнак җырчы Айдар Галимовны елаткан. «Тагын елаттың инде, кызым», – дигән ул аңа. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


югалту Айдар Галимов юксыну Коръән ашы

Нет комментариев