Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Әнвәр Нургалиев ярдәм сорый

Авылдашының ике баласын әниләре ташлап киткән.

Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев тамашачыларына мөрәҗәгать итте. Ул тагын ике ятим балага ярдәм итәргә сорый.

 – Авылдашым Фирзант берүзе ике бала белән калды. Артем белән Артурны әниләре моннан 4 ел элек ташлап, Себергә яшәргә китте. Әниемнең дусты Тәнзилә апа (Фирзантның әбисе) аларны әниләре кебек тәрбияләде. Кызганыч, Тәнзилә апа 22 февральдә 86 яшендә мәңгелек йортка китеп барды. Урыннары җәннәттә булсын.

Без хатыным белән бу балаларны ташламаска карар кылдык.  Аиша, Сәид, Салман белән бертигез рәвештә аларга да ярдәм итәргә булдык, чөнки сез безнең гаиләбезгә килгән кайгыга битарафлык күрсәтмичә, бөтен ил белән ярдәм иттегез һәм игелекле гамәлләрегезне дәвам итәсез, – ди ул. 

Җырчы балаларны әтиләренең бик  яхшы тәрбияләвен әйтә. Артем белән Артурга ярдәм итәргә теләгән кешеләр Нугуманова Динара Ринатовнаның карта номерына  2220 22068 8480 5586  сәдакаләрегыгызны җибәрә аласыз. Барыгызга да бик зур рәхмәт», – ди Әнвәр Нургалиев. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига балалар Диана Сафарова Анвар Нургалиев Ятимнәр