Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Әнвәр Нургалиев хәрби операциягә киткән егетләргә багышлап җыр яздырган

Аның көен Айдар Тимербаев, ә сүзләрен Марат Кәбиров иҗат иткән.

Әнвәр Нургалиев барлык хәрби операциягә киткән егетләр һәм аларны көткән якыннарына багышлап җыр яздырган. «Озату» дип аталган иҗат җимешенең көен Айдар Тимербаев, ә сүзләрен Марат Кәбиров язган. Җырчының контракт буенча хезмәт итүче энекәше ялга кайткан вакытта булачак клип өчен берничә кадр төшерергә дә өлгергәннәр.

"Рөстәм энем үзенең гомерен хәрби эш белән бәйләде. Армиядә хезмәт итү вакыты тәмамланганнан соң контракт төзегән иде, инде күп еллар үз эшенә тугры. Махсус операциягә март башында ук җибәрелде. Шушы арада Рөстәм ялда булды, тормыш иптәше, балалары белән әниләре – минем апам янына кайтып, барлык туганнарыбыз белән күрешеп китү мөмкинлеге килеп чыкты. Ә инде җыр өчен кадрларны Рөстәмнең китәсе көнендә вокзалга барып, ашыгыч рәвештә генә төшереп алдык. (...)  «Озату» җырымны беренче тапкыр 26-29 гыйнвар көннәрендә Казанда узачак концертларымда ишетү мөмкин булачак.

(...) Махсус операциягә киткән берничә егеткә үзем дә кулдан килгәнчә ярдәм итеп торам. Бәйрәмнәр белән котлап, концертларыма чакырып, аларның әниләренә дә игътибар бирергә тырышам, – дип сөйләгән Әнвәр Нургалиев https://intertat.tatar хәбәрчесенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес