Шəhри Чаллы

Аршак Алтунян: “Күп телләр белү – байлык ул”

Татар телен өйрәнеп, “Күп телләр белү – зур байлык ул” диюче башка милләт вәкилләре  хөрмәткә лаек. Әрмән егете, җырчы Аршак Алтунян шундыйларның берсе.

Гаҗәеп заманда яшибез. Татарстанда яшәүче татарларның төрле чараларда татарча чыгыш ясауларына сөенәбез. Милләттәшләребезнең балаларын мәктәптә татар теле дәресләрен укытырга рөхсәт сорап, гариза язулары, икенчеләренең нигә ул татар теле диюләре гаҗәпләндерә. Ә татар телен өйрәнеп, “Күп телләр белү – зур байлык ул” диюче башка милләт вәкилләре  хөрмәткә лаек. Әрмән егете, җырчы Аршак Алтунян шундыйларның берсе. Ул шәһәребездә яшәүче туганнары янында еш була. Форсаттан файдаланып, аның белән әңгәмә кордым.

Аршак, үзең белән таныштыр әле. Татар телен татарлардан да яхшы белүче, татар халык җырларын моңлы  итеп башкаручы әрмән егете Татарстанга каян килгән?

Мин - Грузиядә туган әрмән. Анда әрмән, грузиннар яши торган районда, миңа 6 яшь тулганчы яшәдек тә, аннары 1996 елда гаиләбез белән Татарстанга - Биектау районы Дөбъяз авылына күченеп кайттык.  Шунда укыдым. Грузиядә яшәгәндә үк җырлый идем, чөнки без гаиләбез белән  музыкага гашыйклар. Әти белән  туганнан туган абый – музыкантлар. Татарстанда мәктәптә музыка дәресләрендә җырлый башладым, әкренләп бәйгеләрдә катнаштым. 10-11 яшьтә беренче тапкыр “Сандугач керде күңелгә” конкурсында, аннары “Йолдызлык” телевизион фестивалендә үземне сынадым. Мәктәптән соң музыка көллиятенә татар бүлегенә укырга кердем.

Татар телен өйрәнү авыр булмадымы соң?

Татарстанга күчеп килгәндә мин русча да белми идем, шуңа күрә башта татар телен өйрәндем. Авыр булмады, чөнки авылда татар мохиты хакимлек итте. Дуслар белән татарча сөйләштек, мәктәптә татар теле дәресләре бар иде. Кыскасы, мин татарча сөйләштем, татарча җырладым. “Сандугач керде күңелгә” бәйгесендә дә эстрада җыры түгел, ә татар халкының данлыклы “Уракчы кыз”ын башкардым.

Татар халык җырларын моңлы итеп, барлык мелизмнарын, бормаларын дөрес итеп башкарасың. Синең әрмән булуыңа ышауны да авыр. Шулай профессиональ дәрәҗәдә җырларга сине кемнәр өйрәтте?

Мин кечкендән халык җырларына гышыйк. Татар,  әрмән халык җырларын тыңларга да, башкарырга да яратам. Әүхәдиев исемендәге музыка  көллиятендә, Татарстанның халык артисты  Клара Хәйретдинова төркемендә укыдым. Халык җырлары буенча остазым – Татарстанның халык артисты Шамил  Әхмәтҗанов иде. Сәхнәгә чыкканда һәрвакыт аларның киңәшләрен тотып җырлыйм. Остазларым  хәзер дә тавыш күнекмәләре алырга чакырып торалар.

Чыннан да күпләр минем әрмән булуыма ышанмый. Әниемне татар дип уйлыйлар. Бу хакта сәхнә артында да  бәхәсләр булгалый. Хәзер инде күбесе минем тулысынча әрмән икәнемне һәм татар телен өйрәнүемне беләләр. Кайберәүләр шаккаталар, күбесе хөрмәт итә. Беренче тапкыр ишетүчеләр ышанмыйлар. Тышкы кыяфәтем татарныкы түгел, шул коткара... Мин барлык мәдәниятләрне, телләрне хөрмәт итәм. Татар халык җырларын моңлы итеп башкара алуым өчен остазларыма гомерем буена рәхмәтлемен. Алар ышанып, миңа өметләр баглап, мине “Син булдырасың”, - дип катлаулы җырларны дөрес итеп җырларга өйрәттеләр.

Син үзеңне җырчы дип саныйсыңмы? Яраткан җырчыларың кемнәр?

Юк, мин бары тик башкаручы гына. Җырчы булыр өчен еллар буена тырышып халыкка хезмәт итәргә кирәк. Мин Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичевны мәшһүр җырчы дип саныйм. Безнең өйдә гел аның җырлары яңгырап торды. Әнием аның җырлары тупланган дискны кадерләп тота иде. Андре́а Боче́лли,  Илһам Шакиров, Салават Фәтхетдинов, Филүс  Каһировны хөрмәт итәм. Җырчы башкарган һәр җыр тамашачыга тәэсир итәргә тиеш. Тамашачыны уйландыра, елата яисә көлдерә алмасаң, сәхнәгә чыгарга да кирәкми.  Җырчы исемен йөртер өчен дистә еллар буе сәхнәдән професиональ югарылыктагы җырларны башкарып, шул дәрәҗәдә калырга кирәк. Хәзер бер хит яздыралар да,  күпләр үзләрен җырчы дип атыйлар. Хит табу җиңел, ә менә еллар буе планканы тоту авыр.  Мин яшьләргә: “Әгәр сез 20-30 ел буе популяр булып калсагыз, сез – җырчылар”, - дим.  Җырчы булыр өчен күп эшләргә кирәк. Аны Казанда, Татарстанда  гына түгел, чит төбәкләрдә дә танырга тиешләр. Элек җырчыларны санап чыгар өчен кулдагы бармаклар җитә иде. Ә хәзер һәрбер музыка училищесында укучы үзен җырчы дип саный. Бу дөрес түгел.

Концертларның тәрбияви әһәмияте бармы?

Сер түгел, күпләр эстрада концертларына йөри.  Мин тамашачыларга: “Балаларыгызны халык җырларын тыңларга алып килегез, чөнки ул җырлар тәрбияли”, -  дим. Эстрада артистлары сәхнәгә ачык, кыска киемнәр киеп чыгалар, кирәкмәгән сүзләр сөйлиләр. Балалар моны күрә һәм шуңа омтыла. Ә халык җырларын башкаручылар ябык, затлы  киемнәрдән сәхнәгә чыгып зәвыклы җырлар җырлыйлар. Халык җырларын бозарга ярамый, аларны ничек бар, шулай башкарып, киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк.

Татар эстрадасына карата фикерләрегез.

Минем өчен иң мөһиме – җырны бозмау яки үзгәртмәү. Җырның асылын сакларга кирәк. Бүгенге көндә яшьләр җырларны алалар да, үзләренә яраклаштырып эстрада стилендә, үзгәртәләр.  Хәзерге буын  дискотека стилен ярата. Шулай итеп милли мәдәният югала бара, аны саклар өчен бездә Филүс Каһиров кебек халык җырларын оста башкаручылар кирәк.  Соңгы вакытларда татар эстрадасының үсеше күзәтелә. Илүсә Хуҗина,  Раяз Фасихов, Гүзәл Уразованың тавышы көчле. Минемчә, җырчыларга таләпләр һәм җаваплылыкны арттырып, халыкка хезмәт итәргә кирәк. Кайбер артистлар: “Халык профессиональ дәрәҗәдәге җырларны аңламый”, - диләр. Тамашачыларны яхшы аранжировка ясалган затлы җырлар тыңлатып, зәвыклы итеп тәрбияләргә кирәк. Әмма моның өчен акча кирәк. Әлегә без барыбыз да “банкетчиклар”. Кызганычка каршы, телибезме, юкмы, тормыш безне үзгәртә, банкетларда чыгыш ясарга туры килә. Мин беркемне дә тәнкыйтьләмим. Бары тик татар музыкасының үзенчәлеген саклап калырга кирәк. Без үзебезнең халкыбызның байлыгын сакларга тиеш. Шул очракта гына халык һәм мәдәният сакланачак.
-  Аршак, үзеңнең концертың кайчан була?

Мин үз  концертымны Казанда бер генә тапкыр куйдым. Чөнки мин бу эшкә бик җитди һәм җаваплы карыйм. Бүгенге көндә төрле концертларда чыгыш ясыйм. Шул ук вакытта үземә программа да әзерлим. Репертуарга тавышыма, тембрыма, стилемә туры килә торган җырлар туплыйм. Җыр бит ул кием кебек, бар яктан да җырчыга туры килергә тиеш. Мин сәхнәдә үз җырымны, үз юлымны табарга,  ике мәдәниятне бәйләргә телим.

Татар кызына өйләнүеңә әти-әниең каршы булмадымы?

Барлык ата-ана үз баласының бәхетле булуын тели. Аллаһка шөкер, минекеләр дә безнең мәхәббәтебезгә каршы килмәделәр. Дөрес, башта Гөлназ гаиләгә кереп китә алырмы, аңа авыр булмасмы дигән борчылу бар иде. Тик ул хис Гөлназны беренче күрүгә  үк юкка чыкты. Алар сөйгәнемне тәүге күрүдән үк ошаттылар, чөнки Гөлназым чибәр, тырыш, алтын кеше минем. Аның үзенә тартып тора торган “сөйкемле сөяге” бар, улыбыз да шундый безнең. Гөлназ әниләргә баргач та, бөтен эшне ихлас эшли. Шуңа аны гаиләбездә  үз балалары кебек яраталар. Әтием беренче күрүгә үк: “Менә кызым да булды”, - дип сөенеп куйды.

Сез хатының белән татар һәм  әрмәнчә сөйләшәсез. Гөлназга әрмән телен өйрәнү авыр булмадымы? Улыгыз Артурның татарча белүен телисеңме?

Без катнаш гаилә. Нәүрүз, пасха, корбан бәйрәмнәрен күңелле итеп уздырабыз, кунакка йөрешәбез. Әрмән туганнарга баргач, нәрсә сөйләшкәннәрен аңламыйча утырганчы, тел белү яхшырак дип, Гөлназым үзе әрмән телен өйрәнде. Аны беркем дә мәҗбүр итмәде, үзе теләде. Мин аңа “Син яңа гаиләгә керәсең, гореф-гадәтләр, йолалар, тел, мәдәният башка. Яңа туганнар. Кунакка баргач үзеңә кыен булачак бит”, - дип кенә әйттем. Ул күп телләр белүнең зыяны юклыгын аңлап, үзе өйрәнде. Гөлназ белән әрмәнчә дә, татарча да сөйләшәбез. Ул әрмән телен аңлый. Әрмән җырларын да тыңлый. Безнең  туганнар белән дә рәхәтләнеп сөйләшә. Мин дә хатынымның туганнары белән татарча сөйләшәм, татарча җырлыйм. Татар, әрмән, рус телләреннән тыш, тагын кытай, инглиз телләрен дә өйрәнәсем килә.

Улыбыз Артурга тиздән ике яшь тула. Ул миннән дә яхшырак булырга тиеш. Шунлыктан аны татар, әрмән телләренә үзем өйрәтәчәкмен, чөнки балалар бакчасына киткәч рус телен болай да өйрәнә ул. Әнисе, әбисе, туганнарыбыз татар булганга гына түгел, мин аны Татарстанда яшәгән кешеләр татарча белергә тиеш дигән мантыйк буенча татарчага өйрәтәм. Татарстанда яшәп, татар телен өйрәнү – татар халкына хөрмәт билгесе дә бит ул. Тугандаш милләтнең, туганнарыңның телен белмәсәң үзең өчен кыен. Бервакыт Германиягә баргач, немец, инглиз телен белмәгәч, бер атна кешеләрнең ни сөйләгәннәрен аңламыйча йөрдем һәм шунда күп телләр белүнең зур байлык икәнлеген аңладым. Шуңа күрә улымның миннән яхшырак булып үсүен һәм кимендә 5 тел белүен телим.

 Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: