Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Артист Марсель Мөсәвиров: «Театрдан тыш, умарта чире белән дә чирлим»

Марсель Мөсәвировны газетабызның дусты дисәм дә хата булмас, ул газета һәм сайтыбыз белән даими танышып бара. Аның белән очрашып әңгәмә кордык.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында талантлы, тырыш, камиллеккә омтылучы яшьләр күп. Шуларның берсе – Марсель Мөсәвиров. Ул Башкортостанның Шаран районы егете. Башкортостан музыка училищесын, Уфа сәнгать академиясен тәмамлап, актер һөнәре ала. «Марсель коллективыбызга бик тиз кереп китте. Бик тырыш, күпкырлы талант иясе. Рольләре бик күп. Ул – кояш кебек нурлы, иманлы егет. Олыларны хөрмәт итә. Белмәгән эше юк: оста биюче, җырчы, радиотапшырулар алып баручы, умартачы, балыкчы. «Бик сагынсаң әгәр» дип исемләнгән спектакль куеп, режиссер булып та танылды», – ди Татарстанның халык артисты Гөлүсә Җамалиева. 

– Марсель, син Туймазы театрының әйдәп баручы артисты идең. Дәрәҗәле Камал театрында да эшләп алдың. Чаллыга ничек килеп чыктың?

– Миңа дүрт яшьләр тирәсе булганда гаиләбез Чаллыда яшәп алды. Әтиемә эш тә, фатир да биргәннәр иде. Тик әнием туган якларын бик сагынган, шунлыктан гаиләбез әтиемнең туган авылы – Башкортостанның Шаран районы Ямадышбаш авылына кайтып урнашкан. Мин кечкенәдән сәнгатькә тартылдым, музыка түгәрәгенә йөрдем. Аннары югары белем алгач, Казанга юл тоттым. Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрына барган идем, алмадылар. Г.Камал театрының элеккеге директоры, мәрхүм Шамил Закиров белән сөйләшеп, Камал театрына сәхнәдә декорацияләр куючы булып эшкә урнаштым. Шунда режиссер Фәрит Бикчәнтәев актерлык осталыгымны күреп, спектакльләрдәге күмәк сәхнәләргә кертә башлады. Танылган артистлар арасында эшләткәннәре өчен Камал театрына рәхмәтлемен. Биредә мин кыю, тырыш булырга, авырлыкларны җиңеп чыгарга өйрәндем. Камалда танылган артистлар күп булганлыктан, рольләр җитми иде. Артист кешегә рольсез бик авыр бит. Камалда эшләгәндә мине Туймазы татар дәүләт драма театры җитәкчесе Фирзәт Габидуллин үзләренә чакырды һәм без хатыным белән Туймазыга күчеп киттек. Театрда рольләрем күп булды. Илгиз Зәйниев иҗат иткән «Әрем исе» спектаклендә – Сәйяр, Шекспирның «Тискәрегә авызлык»та – Люченцио, И.Абдуллинның – «Тиле яшьлек» спектаклендә – Хәниф, А. Коровкин язган «Түткиләр» пьесасында Ирек роле һәм башкалар... Сигез ел эчендә бик күп рольләрдә уйнадым. Пандемия башлангач, директорыбызны «Нур» театрына алдылар. Шул вакытта «Иҗатыңны күзәтеп барам, безгә синең кебек кешеләр кирәк», – дип, курсташым, Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов Чаллыга чакырды. 

– Курсташ, дус белән эшләве кыен түгелме соң?

– Эштә дуслык, шәхси тормыш онытыла. Олег Мадьярович – театрның баш режиссеры, мин – артист. Аллаһка шөкер, аңлашып эшлибез. Тамашачыларыбызга берсеннән-берсе кызыклы спектакльләр тәкъдим иттек. Мин «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектаклендә – Витальтолич, «Туйга ничә көн кала» спектаклендә – Ридван, «Язмыш сынавы»нда – Таһир, «Абага алмасы ачы була»да – Тахау , «Әбүгалисина»да – Әбелхарис, «Без китәбез, сез каласыз»да – Абдулла, «Яшь йөрәкләр»дә – Фәйзулла, «Ике Хуҗаның хезмәтчесе»ндә Бригелла рольләрен башкардым. 

– Интернет челтәрендә син башкарган «Тюльпаннар» җырын тыңлап, клипны карап, синең ягымлы тавышыңа, матур итеп җырлавыңа халык югары бәя бирде. Бу җыр синең тормышың, мәхәббәтең турында кебек. 

– «Тюльпаннар» җырының безнең тормышка катышы юк, әмма клипта беренче сценарий буенча минем тормыш иптәшем катнашырга тиеш иде, тик ул оялды. Шуңа сюжетны үзгәртергә туры килде. Минем «Балыкчы» һәм «Тюльпаннар» җырларына төшерелгән ике клибым бар. Үзем режиссёр да, продюсер һәм сценарий авторы да. «Балыкчы» клибында театр артистлары – хезмәттәшләрем катнашты. Үзем, чыннан да, балыкчы, шуңа да бу темага клип төшерү фикере туды. Дустым белән вакыт булганда жәй һәм көз көннәрендә балыкка йөрибез. Әмма хәзер мин күбрәк вакытымны умартачылыкка багышлыйм. Бу эшне бабам яратып башкара иде. Бабамнан күчкән бу шөгыль миңа күбрәк ошый. Ул миңа: «Син күбрәк умартачылык чире белән чирлә», – дип әйтеп калдырды. Вакытым булган саен туган авылымдагы умарталыкка ашкынып кайтам. Бал кортлары ел саен арта бара. Аллаһка шөкер, балны алып бетерәләр. 

– Марсель Чаллы театрында матур рольләрең шактый. Сине режиссер буларак таныткан «Бик сагынсаң әгәр» спектакленең авторы кем?

– Концерт формасында берәр нәрсә куясым килгән иде. Баш режиссер Олег Кинҗәгулов: «Пьеса итеп яз», – дип киңәш бирде. Үзем пьеса яздым. Һәр рольгә туры килә торган җырлар сайладым, артистларның репертуарларындагы җырларны да файдаландым. Нәтиҗәдә тамашачы өчен гади, җиңел сәхнә әсәре килеп чыкты. Бүген халык шундый спектакльләрне ярата. 

– Әлеге спектакльдә артистларның хор белән җырлавы да уңышлы.

– Уфада композитор, талантлы хормейстер Әфәрим Акчурин белән эшләгән идек. Әфәрим абыйдан сорап, шул вакыттыга җырны да спектаклебезгә керттек. Уңышлы гына килеп чыкты. Монда театрыбызның хормейстеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Фәйрушинның роле зур булды. 

– Бу спектакльдә уйнаган артистлар Уфага китте. Алар урынында кемнәр рольләрне башкара?

– Руслан Ибраһимов белән яшь артист Диләрә Сөйләйманованы алдык. Руслан инде тәҗрибәле артист, Диләрә дә әкренләп рольләргә керә башлады.

– Марсель, син театрда әйдәп баручы артистларның берсе. Моның өстенә «Күңел» радиосында да эшлисең, туйлар, юбилейлар да алып барасың – барысына да ничек өлгерәсең?

– «Күңел» радиосында эш планы бер атна алдан төзелә. Радио җитәкчесе Лилия Мәхмүтова белән сөйләшеп, киңәшләшеп, репетицияләр булмаган вакытта эшлим. Хәзер иртә белән «Тор, тор, тор» шоу тамашасын алып барам. Шуңа күрә репетицияләргә өлгерәм, спектакльләр кич белән була. Туйлар, юбилейлар җәйге ял вакытында күбрәк. Теләк булганда барысына да өлгерергә мөмкин. Үземне формада тоту өчен фитнеска да йөрим әле. 

– Бүгенге көндә нинди планнар белән яшисең?

– Аллаһы боерса, яңа рольләр булачак. Мәктәп укучылары өчен театраль тамаша эшләргә тәкъдим иттеләр. Шул хакта уйланып йөрим. 

– Шәһәрдә яшәсәң дә, син туган авылыңны бик яратасың. Мәчет төзекләндерүгә ярдәм оештырдың. Авыл бәйрәме уздырдың. 

– Мин әти-әнием, туганнарым яши торган авылымны яратам. Безнең дүрт километрга сузылган дүрт урамлы авылыбыз бик матур. Ләкин соңгы елларда күп авыллардагы кебек бездә дә халык бер-берсе белән азрак аралаша, очраша башлады. Моңа мин бик борчыла идем. Бер елны туган авылым буйлап баянчы Илшат абый белән рәхәтләнеп җырлап уздык. «Моңнар кайтсын авылга» дип исемләнгән проект турында бер елга якын уйланып йөрдем, аның идеясе сеңлем төшергән видеодан башланды. Анда буп-буш авыл урамнары сурәтләнгән иде. Хәзер бит олылар да, кечеләр дә телевизор, компьютер яныннан китмиләр. Кич утырулар бөтенләй онытылып бара. Мин бу проектны авыл халкын урамга чыгару, тормыш мәшәкатьләреннән бераз арындыру, авылдашларымны җыр-моңга баету максаты белән эшләдем. Аннары авыл бәйрәмнәрен кичке уеннар рәвешендә уздыра башладык. Быел аны авылдашлар белән зурлап үткәрдек. Анда Фән Вәлиәхмәтов, Илһам Вәлиев, Марат Шәйбәков кебек күренекле артистлар да катнашты. Мондый чаралар халык өчен бик кирәк: алар туганнарны, дусларны очраштыра, авыл халкын берләштерә. Шәһәрдә яшәсәм дә, мин авыл баласы икәнлегемне онытмыйм. Киләчәктә үз йортыбыз белән яшәргә хыялланам. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев