Артистка Гөлинә Минһаҗева: "Мин җәйнең шулай кызу булганын яратам!"
Шоу-бизнес

Артистка Гөлинә Минһаҗева: "Мин җәйнең шулай кызу булганын яратам!"

Чаллы татар Дәүләт драма театры артисты Гө­ли­нә Мин­һа­җе­ва белән сәйләштек.

- Мин җәйнең шулай кызу булганын яратам! Җәй - җәй төсле, кыш - кыш төсле булганын. Берәр кая барып, диңгездә буенда яту безне кызыктырмый...Тирә-якны карап, өйрәнеп йөрү күпкә өстен. Быел да, Аллаһның ризалыгы белән Карелия республикасына бушлай очарга язды. Инстаграм битендә уйнап, 2 кешелек билет оттым (барып кайту өчен). Ул Финляндия һәм Рәсәй арасында урнашкан. Күрә белсәң, безнең илебездә дә матур җирләр бик күп!
Ял-ял белән, әмма тизрәк эшкә чыгасы килә. Аллаһка шөкер, улым тугач та, эшемне ташламадым, үземнең спектакльләрдә уйнадым. Улыма яшь ярым гына  булса да, яңа сезон ачылышына, Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” спектаклендә уйнарга ризалаштым. Әни ярдәме белән,  әлбәттә. Әниләрнең фидакарь хезмәте, безне чиксез сөюләренә рәхмәтлемен!

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


йолдызлар тормышы

Нет комментариев