Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Атказанган артистның якын кешесе үлгән

Ул артистның концертларына даими йөргән.

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров кайгылы хәбәре белән уртаклашты.

Аның Уфадагы Римма ханым исемле тугры тамашачысы юл-транспорт һәлакәтенә очрап, вафат булган. 

«Уфада берничә көн карый иде тамашамны, аннары Чаллыга, Казанга да килә иде. Бу атнада да ул Сургуттагы концертыма килергә тиеш булган. Матур смсларыгыз белән мине канатландырганыгыз өчен рәхмәт. Бик жәл, Римма апа. Урыныгыз оҗмахта булсын. Якыннарыгызның авыр кайгысын уртаклашам», – дип язды ул үзенең социаль челтәрләрендә.

Фото: артистның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Данир Сабиров