Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Автор-башкаручы Ринас Әхмәтов: "Хәтта тормыш иптәшем дә белми торган зур планнарым бар"

Ринас Әхмәтов: “Бәхет тынлыкны ярата” диләр бит әле – кешегә әйтми торган, хәтта тормыш иптәшем дә белми торган зур планнарым бар".

Ринас Әхмәтов, автор башкаручы:

- Туган авылым Чирүдә Сабан туе соңгы тапкыр 1961 елда үткәрелгән иде. Әти-әнием исән чакта шушы традицияне кайтарасым килеп, 2016 елда авыл көне итеп бәйрәм оештырдым. Киләсе елларда да дәвам иттем. Пандемия вакытындагы тәнәфестән соң быел 31 июльдә тагын бәйрәм үткәрергә җыенам. Анда уеннар, иҗатташ дусларым – танылган артистлар чыгышы – матур концерт булачак.

Шулай ук яңа җырга көй яздым. Илшат Харисов сүзләренә язылган “Алсу гөлем” җырын әзерлим. Калганнары турында әлегә әйтми торам. Гомумән алганда, “Бәхет тынлыкны ярата” диләр бит әле – кешегә әйтми торган, хәтта тормыш иптәшем дә белми торган зур планнарым бар.

Фото: gorodskoyportal.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы