Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Айгөл гаиләсенә күз дә тигәндер…»

Күптән түгел Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева тормыш иптәше Линарны югалтты. Линар әфәнде йөрәк чиреннән вафат булды.

Гаилә дуслары, җырчы Ләйсән Мәхмүтова Айгөл Бариева гаиләсенә күз дә тигән дип фаразлый. 

- Күз нурың китте... Ничек чыдарсың! Ленар шәп кеше иде. Урыны оҗмахта булсын! Сиңа сабырлык, Айгөлкәем! 

Бу матур гаиләгә күз тигәндер бик яхшылар иде бит! Соңгы вакытта Айгөл социаль челтәрләргә гел ире белән төшкән фотолар урнаштырды. Мин дә сокланып карадым, матурлар, пар күгәрченнәрдәй басып торалар дип карый идем. Алар кайдадыр ял итәргә барырга тиеш булганнар. Айгөл сәяхәтләр яратты... Тормыш дигәннәре әллә нинди борылышлар ала. Аларның иң матур чорлары иде әле. Айгөл Линар белән озак һәм бәхетле яшәргә теләде, шулай хыялланды. Бигрәк иртә булды...

Аннары без һәрвакыт иртәгә дип сөйләшергә яратабыз. Мин шуны эшләрмен, шунда барырмын... Бөтен хыялларны аннарыга калдырабыз. Иртәгә дигәнебез булмаска да мөмкин бит! Бүген эшләгез, - дип яза Ләйсән Мәхмүтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев