Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар тамашачыларга яңа җыр тәкъдим иттеләр

Шушы көннәрдә генә Шәйхетдиновларның яңа җырлары - “Туй җыры” чыкты.

Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, җырлы гаилә:

- Без шәһәр янындагы бистәдә үз йортыбыз белән яшибез. Аллаһы боерса, җәйне үзебездә үткәрәбез. Теплица куйган идек: кыяр-помидорларыбыз өлгерә башлады инде. Карлыган, җиләкләрдән кышка кайнатма әзерлибез. Мунча төзү уе белән яшибез.

Аллаһка шөкер, быел республикабызда Сабан туйлар гөрләп узды. Анда чыгыш ясадык. Җәй көне дә иҗатны туктатып тормыйбыз. Җәебезне җырлый-җырлый балаларыбыз белән бергә туган ягыбызда уздырырбыз. Иң мөһиме: барыбыз да исән-сау булыйк!

Фото: dkpriutovo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы