Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Бал кортларын үрчетергә кирәк

Мин умартачы түгел. Әби-бабаларымның умарталары бар иде. Мине бал кортларының күпләп кырылуы борчый.

“Пчеловодство” журналын укый торгач кайбер нәтиҗәләр ясадым. Бу өлкәдә дилетант булсам да, кайбер фикерләрем белән газета укучылар белән уртаклашырга булдым.
Бал кортларын коткару – ул яшәешебезне, экологияне коткару дигән сүз. Игенчелек, бакчачылык, яшелчә үстерү өлкәләрен бал кортларыннан башка күз алдына китереп тә булмый. Умартачылык өлкәсендә яңа тармак – бары тик үрчетү юлы белән генә (бал алмыйча) шөгыльләнә торган махсус тармак булдырырга кирәк. Бал кортларының күпләп кырылуы, беренчедән, иген кырларын пестицидлар белән эшкәртүгә бәйле булса, икенчедән, бал алу эшенә турыдан-туры бәйле. Телиме-юкмы, умартачы умартага һәрдаим тыгылып торырга мәҗбүр. Шунсыз бал алып булмый. Димәк, бал кортларының табигый яшәеш шартлары бик еш бозыла. Кортларның көчсезләнүе, һәртөрле авырулар шуннан башлана. Борчу кортларны стресска, көчсезләнүгә китерә. Көчсезләнгән кортлар авыруга тизрәк бирешә.
Иң киң таралган чир – варроатоз (бетләү). Шуннан көчсезләнгән кортларга бүтән чирләр дә йога башлый. Ә беренче тапкыр ясалган кәрәзләрдә бетләр үрчи алмый. Бал кортларын агач куышына охшатып ясалган умарталарда һәрчак бары тик өр-яңа кәрәзләр ясатып үрчеткән очракта варроатоз авыруыннан котлып була. Тик болай эшләгәндә бал алып булмый инде. Бал алу тармагы инде күптән эшләп килә. Белгеч булмагач, бу тармакның эшенә бәя бирә алмыйм. Ләкин шунысы хак – бөтен дөнья күләмендә бал кортларының хәле елдан-ел мөшкелләнә.
Бөтен дөнья күләмендә умартларны үрчетү тармагы булдыру зарур. Башлангыч чорда аны дәүләт финансларга тиеш (авыл хуҗалыгы, экология министрлыклары...) Умарта кортларын сатып та акча эшләргә була бит. Пестицидлардан качу өчен үрчетү умарталыкларын иген басуларыннан читтәрәк – зур урманнар эченә урнаштырып була. Варраотоздан һәм бүтән авырулардан саклау өчен яхшы уйланылган яңа тип умарта оялары эшләүне дә җайга салырга кирәк.

Айнур Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатлар