Барысы да сатылса да
Шоу-бизнес

Барысы да сатылса да

Ирем белән авылда икәү генә яшибез. Балалар шәһәрдә. Бакчаны буш калдырасы килми: бәрәңге, төрле яшелчәләр, утыртабыз. Эше бик күп: су сибәсе, ашлыйсы, чүбен утыйсы, корткычлары белән көрәшәсе, кышка хәстәрлисе. Нык арыта.

Балалар орыша: “Нигә шулай күп үстерәсез? Кышкы ярминкәләрдә барысын да юнь бәягә сатып алырга була бит. Саулыгыгызны бетерәсез болай, без бит гел кайтып булыша алмыйбыз”, – диләр. Кайткач та берни алып китмибез, шәһәрдә барысы да сатыла диләр. 
Ел саен киләсе елга берни дә утыртмабыз дибез. Ә инде көннәр язга борылгач, янә орлыклар чәчә башлыйбыз. Кибетнекенә генә ышанып ятмыйча, ризыкны гомер буе үзебез әзерләргә күнеккән шул без. 

 

Халидә Мәксутова.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хатлар хатларда тормыш

Нет комментариев