Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Бассейннар күп, бәясе арзан түгел

Чаллыда соңгы елларда спорт корылмалары күп төзелә. Бассейннар да шактый. Әмма бәяләре гади халык өчен түгел, сәгате 250-300 сум тора. Әле бит аларга җәмәгать транспортында утырып барып кайтырга тагын 100 сум кирәк.

Без бик теләсәк тә, бассейнга йөри алмыйбыз, чөнки пенсиябез фатир өчен түләүгә һәм даруларга китеп бетә. Аз керемле кешеләрне аена бер мәртәбә булса да, бассейннарга 50% ташлама белән йөртеп булмый микән? Җитәкчеләр шәһәр предприятиеләре уңышлы эшли дип хисап бирә. Безгә, аз пенсия алучыларга, һичьюгы, елына бер мәртәбә булса да, менә шундый бүләк ясасалар бик рәхмәтле булыр идек.


Айсылу Яруллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш