Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Бәхетле язмыш иясе ул

5 октябрьдә киң җәмәгатьчелек дөньядагы иң кирәкле һөнәр ияләре – Укытучылар көнен билгеләп үтә. Шәһәребездә балаларга төпле белем һәм тормышта кирәкле сыйфатлар тәрбияләүче мөгаллимнәр шактый. Алар арасында 54нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәнисә Мингата кызы Саләхиева да бар.

Фәнисә ханым – кечкенәдән укытучы булырга хыялланган Чирмешән районы Бәркәтә авылы кызы. «Табиб буласы килгән вакытларым да булды, әмма  яраткан укытучыларым Рахилә Максумова һәм Луиза Миргалимова кебек мәктәптә, балалар белән эшлисе килү теләге көчлерәк булып чыкты. Урта мәктәпне тәмамлагач, Чаллы педагогия институтының мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү факультетына укырга кердем. Аннары татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге дә алдым», – дип ул үзе белән таныштырды. Хезмәт юлын туган авылы мәктәбендә башлап җибәрә. 
2005 елда язмыш җилләре аны Чаллыга, 54нче гимназиягә китерә. Шуннан бирле ул биредә балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыта. Моннан тыш, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын да җиренә җиткереп башкара. Ул – коллективта хөрмәтле кешеләрнең берсе. «Фәнисә Мингатовна – бик тырыш, кешелекле,  игелекле кеше. Аның белән теләсә нинди эшне уңышлы башкарып чыгарга була», – ди укытучы Венера Ибәтова. Фәнисә ханым, үз чиратында, тырыш, бердәм коллективта эшләве белән үзен бәхетле саный. «Мин директорларыбыз Ралиф Сафиуллин, Илдус Галиев белән Рамил Исаевка рәхмәтле. Аларның эш алымнарын өйрәнәм, камиллекнең чиге юк, диләр бит, һәр җитәкчедән, остазларымнан тәҗрибә туплыйм», – ди ул. 
Фәнисә ханым укучыларында татар теленә мәхәббәт тәрбияләгән шәхес, абруйлы укытучы. «Татар теле дәресләрен бик кызыклы үткәрә. Татар теленең матурлыгы, байлыгы белән таныштыра. Дәресләрдә без кирәкле мәгълүмат алабыз, татарча матур итеп сөйләшергә өйрәнәбез», – диләр аның укучылары. 
Аның фидакарь хезмәтенең нәтиҗәсе дә матур. Хезмәте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының  Мактау грамотасы, шәһәр мэрының Рәхмәт хаты белән бәяләнде. Чын укытучы өчен исә укучыларың арасында горурланырлык шәхесләр булуы аеруча зур бүләк.  54нче гимназияне тәмамлап, татар телендә матур итеп сөйләшүче, акыллы, тәртипле егет-кызлар шәһәрнең  генә түгел, республиканың да горурлыгы. Илфир Якупов – Г.Камал театры директоры, Нияз Гафиятуллин Казанда халыкара мәктәпне җитәкли, Рәсим Хафизов – Чаллы татар дәүләт драма театрының башкарма директоры, Чулпан Арсланова шул театрның әйдәп баручы артисткасы, Эдуард Никитин Тинчурин сәхнәсендә тамашачыларны сөендерәчәк... 
Аллаһка шөкер, Фәнисә Мингатовна гаиләсендә дә бәхетле. Ул әнисенең горурлыгы, туганнарының яраткан сеңелесе, балаларының кадерле әнисе, Зәринә, Камилла, Ренальнең яраткан дәү әнисе. Балалары тормышта үз юлларын таптылар. Улы  Илгиз – эшмәкәр, кызы Илүсә әнисе эзеннән китте, педагогия университеты геофагын тәмамлады, бүгенге көндә декрет ялында. Икесе дә үзләренә тиң ярлар табып, тормышларын матур гына алып баралар.
Язмам герое Фәнисә Саляхиева бүгенге тормышыннан канәгать булып яши. Ул яңа туган көнгә сөенеп иртән эшкә, яраткан укучылары, хөрмәтле хезмәттәшләре янына бара. Тормыш сынауларын җиңәргә булышкан дус, туганнарына, яшәү көче биргән балаларына рәхмәтле  Фәнисә ханым. Язучы Фәнис Яруллинның иҗатын ярата. Аның түбәндәге шигыре Фәнисә ханымның рухына туры килә. 
Мин үземне бик бәхетле саныйм,
Көнләшсеннәр, әйдә, көнчеләр.
Тормышымда очрап торды минем
Киң күңелле, әйбәт кешеләр.
Кайвакытта очрап торсалар да,
Аяк чалучылар, көнчеләр.
Өстен бул, дип, барлык ваклыклардан
Кул суздылар әйбәт кешеләр.
Рәхмәт Сезгә - яхшы кешеләр! 

Фәнисә Мингатовна үзе дә шагыйрь язганча, яхшы кеше. Аңа хезмәтендә уңышлар, акыллы, белемгә омтылучы, туган телен яратучы укучылар, үзенә һәм якыннарына сәламәтлек, имин тормыш юлдаш булсын. Игелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көненә