Блогер Рөстәм Набиев кайгылы хәбәр җиткерде
Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев гаиләсенә кайгы килде.
- Әтием бүтән юк, - дип кыска гына язган блогер үзенең телеграм-каналында.
Нәбиевларның кайгысын уртаклашып, социаль челтәрләрдә йөзләгән хәбәр калдырганнар. Барысы да Рөстәмнең әтисе Илгиз әфәнденең урыны җәннәт түрләрендә булуын тели, эчкерсез кайгы уртаклаша.
Сүз уңаеннан, Рөстәм Нәбиев - 2015 елда Омск шәһәрендә казарма җимерелү нәтиҗәсендә исән калган бердәнбер кеше. Ул вакытта яңа гына армия сафларына алынган 24 солдат вафат булган иде, 19 егет исә төрле тән җәрәхәтләре алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев