Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чаллы композиторы мәртәбәле бәйгедә җиңде

«Бетмибез» - иң яхшы яңа җыр.

18 мартта Казанның «Пирамида» концертлар залында «III Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концерты узды.

Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәниятен үстерү фонды директоры Рифат Фәттахов быелгы бәйгегә 200 җыр тәкъдим ителүен әйтте. 

Алар арасында Чаллыда яшәп, иҗат итүче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Закировның Рафис Корбан сүзләренә язылган «Бетмибез» җыры «III Яңа татар җыры» бәйгесендә 1нче урын яулады. Әлеге җырны Чаллы егете, җырчы Рөстәм Насыйбуллин башкарды. Иҗатчыларга  200 мең сум премия бирелде.

«Иң яхшы балалар җыры» номинациясендә  «Туган җирем» җыры өчен Лилия Гыйбадуллина белән Гөлназ Закирова  икенче урын һәм 100 мең сум премия алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу шоу бизнес

2
X