Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чаллы татар дәүләт драма театры актрисасы Алсу Гыйльманованың күптәнге хыялы тормышка аша

Алсу белән хыялы, җәйгә планнары турында сөйләшеп алдык.

Алсу Гыйльманова, Чаллы татар дәүләт драма театры актрисасы:
- Ниһаять, быел минем күптәнге хыялым тормышка аша. Без 5 гаилә машиналар белән 15 көнгә Кырымга, Евпатория янындагы профилакторийга барабыз. Илебезнең гүзәл табигатенә сокланып, кызыклы, тарихи урыннарда туктап ял итеп, экскурсияләрдә булырга җыенабыз. 15 көн диңгез һавасы сулап, ял итеп кайтканнан соң, бакчабыздагы эшкә керешәбез. Суровкада үз йортыбыз белән яшәгәч, бакчаны озакка калдырып китеп булмый. Җәйне эш белән ялны бергә үреп барырга җыенабыз. Аннары, 13 августта эшкә чыгабыз. Миңа “Яшь йөрәкләр” спектакленнән Гөлҗамал ролен бирделәр. Ялдан соң, яңа сезонга әзерлек эшләре башлана. Тамашачыларбызны атаклы Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” спектакле белән ачылачак сезонда театрда көтәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы