Данир Сабиров: «Его величество минем бабай артистны кешегә санамый»
Җырчы, шоумен тормыш иптәше Миләүшәнең әтисе турында кызыклы факт белән уртаклашты.
- Дөньяда өч җитди кеше бар дисәләр, шуның берсе Миләүшәнең әтисе булачак. Его величество - минем бабай.
Аның иң яратмаган һөнәре – артист. Беренче танышуда миңа: "Син бүген минем кызыма сайрыйсың, икенче көнне башка кешенең кызына сайраячаксың", - димәсенме?! Аның крылатый фразасы: "Есть артисты, есть люди. Артисты - это не люди".
Миләүшә әтисен бик нык ярата. Кызларым ул мәхәббәтне әнисеннән күреп, мине дә шулай яратырлар дип өметләнәм. Бабай белән икебез ике төрле планетадан булсак та, бер яхшы охшашлыгыбыз бар - ул да, мин дә балалар белән бары тик татар телендә генә сөйләшәбез. Русча ул да, мин дә белмибез. Менә шуның өчен дә, Миләүшә өчен дә мин бик рәхмәтле аңа, – дип язган Данир Сабиров социаль челтәрләрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев