Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Данир Сабировка кочаклап ята торган бүләк биргәннәр

«Сез аны гастрольләргә йөртерсез», - дип киңәш иткән бер тамашачы.

Мәгълүм булганча, юмор остасы, җырчы, алып баручы Данир Сабиров шушы көннәрдә Уфада 4 көн концерт куйды. Тамашачылары аны чәчәк бәйләмнәренә, күчтәнәчләргә күмде. Бер ханым аңа үзенчәлекле бүләк алып килде. Зур капчык белән сәхнәгә чыгып:

"Сез бит инде хәзер гастрольләргә Миләүшәсез генә йөрисез. Ул өйдә балалар белән кала. Сез аны сагынасыздыр... Шуңа күрә мин сезгә аны "в мягком варианте" бүләк итәргә булдым, - ди ул, - Сез аны гастрольләргә йөртерсез, кочаклап та ята аласыз", - дип капчыгына үрелде. 

Тамашачылар шаяруны аңлап, "гөж" килә башлый, алкышларга күмә. Данир исә халыкны тагын да "кыздырып": "Резиновыймы әллә?!" - дип сорый. Шул вакытта ханым капчыгыннан зур озынча мендәр тартып чыгара. Ә мендәрдә җырчының хатыны Миләүшә фотосурәте төшерелгән була, дип хәбәр итә https://omet-rb.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев