Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Туристларны алдаган блогер Илүсә тагын турлар тәкъдим итә

Бу хакта ул шәхси аккаунтында хәбәр итте.

Меңләгән туристны акчасыз һәм ялсыз калдырып, федераль эзләүгә бирелгән Казан блогеры Илүсә Миңнегалиева яңадан турлар сату эшенә керешкән.

Ул путёвкаларны алданган туристларга акчаларын кире кайтару урынына тәкъдим итә. Барысы бергә 1000 тур була, ди блогер. Аны сатып алучыларга чит илгә самолет билетлары һәм Мәскәүгә кадәр трансфер өчен генә түлисе булачак. Калган чыгымнарны Илүсә һәм аның командасы үз өстенә алырга җыена.

Исегезгә төшерәбез, Илүсә белән аның ире Раушан, Дубайга арзанга турлар сатты. Баштагы мәлдә алар туристларны ял иттерә алса, соңыннан турларның вакытын күчерә башлады. Блогерларны мошенниклыкта гаепләп чыктылар һәм алар бу бизнесларын ябарга мәҗбүр булдылар. Илүсә Миңнегалиевага карата «мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев