Элвин Грей: «Мин бәхетле»
Җырчы үзенең олы шатлыгы белән уртаклаша.
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшинга (Элвин Грей) Башкортстан башлыгы Указы белән Башкортстан Республикасының халык артисты исеме бирелгән.
- Минем өчен бик үзенчәлекле, истәлекле һәм үтә дә дулкынландыргыч көн. Мин – халык артисты. Яраткан тамашачым, сезгә мөрәҗәгать итәм. Бу – безнең җиңү. Сез минем иҗатымны яратасыз, җырларымны тыңлыйсыз, бары тик сез генә миңа энергия бирәсез. Яшермим, бу исемне алыр өчен бик тырыштым, бик көттем. Черниковкадан килгән гап-гади малайның шундый биек үрләр яулавына әле дә ышанып булмый. Әлеге исемне алуым мине кабаттан биек үрләр яуларга этәргеч ясый. Мин иҗатта 20 ел, ә бу әле – башлангыч кына дип исәплим. Мин бәхетле, – дип язган артист үзенең телеграм каналында.
Исегезгә төшерәбез, Элвин Грей «Башкортстанның атказанган артисты » исемен 2017 елда, «Татарстанның атказанган артисты» исемен 2022 елда алган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев