Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җеннәр турында тапшыру карадым

Ышанмас җиреңнән ышанырсың Дус хатын: «Телевизордан сихерчеләр, күрәзәчеләр турында тапшырулар карасам, төне буе саташып чыгам, күзләремә әллә ниләр күренә, куркып бетәм», – ди. Ялгыз яши ул, күптән тол калды.

Сөйләгәннәренә ышанмыйча, уйдырма дип көлебрәк карый идем, ирем төнге сменада чакта үзем дә, мавыгып китеп, җеннәр турында тапшыру карадым. Әйбәт тапшыру ул үзе. Шулар турында сөйләп, ничек һәм нинди догалар белән сакланырга кирәклеген өйрәттеләр. Боларны эшләп ятсам да, төне буе йокы, тынгы күрмәдем. Йә түшәмнән нидер ишелеп төшә кебек, йә янымнан күзгә күренмәс зат выжылдап очып үтә, җиле хәтта йөземә бәрелеп кала. Барысын да сөйләп бетереп булмый. Ышанмас җиреңнән ышанырсың. 
 

Нәфисә Шәрипова.

Фото: https://www.pexels.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш

2
X