Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фатирны саттык, әмма салым килде

– 2017 елның маенда ике бүлмәле фатир сатып алдык. Бәясе 2 млн 400 мең сум иде. Өч ел үткәннән соң, 2020 елның июнендә аны сатарга булдык.

Йорт җиһазлары белән бергә 3 млн сумга  сатып җибәрдек. 2021 елның август ахырында салым инспекциясеннән хат килде. Декларация тутырып тапшырырга тиешбез икән. Салым инспекциясенә баргач, 78 мең сум салым түләргә кирәк, диделәр. Аптырашта калдык. Гомер буе эшләгәндә түләгән салымнарыбыз кая китте икән? Бер тиенен дә кире кайтармадык. Ул 78 мең сумны шулай түләтүләре дөресме?
Фәния Сафина

 

Газета укучыбызның әлеге соравына салым инспекциясендә: «Элек фатирны өч ел узгач саткан очракта, декларация тутырырга кирәк түгел иде. 2016 елда бу системага үзгәреш керде. Декларация тутырмас һәм салым түләмәс өчен, милекне сатып алудан башлап сатканчыга хәтле биш ел вакыт узарга тиеш. Ике генә искәрмә бар: бу биш ел хосусыйлаштыру буенча алган һәм мирас итеп калган фатирларга кагылмый. Алар өчен, элеккечә, өч ел калды. Бүтән очракта биш елдан иртәрәк саткан вакытта, саткан бәянең сатып алган бәядән аермасын исәплисең дә, шул өлештән 13 % салым түлисең. Түләргә дигән хат килгән икән, димәк, шулай кирәк. Мондый зур сату-алу вакытында, төрле килешүләр төзегәндә, гражданнар белгечләр белән киңәшләшеп, яңа закон, кагыйдәләрне карап эш итсә иде», – дип җавап бирделәр.

Фото: advokat26.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сорау җавап

2
X