Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев белән күңелсез хәл булган

Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрдәге аккаунтына пост урнаштырган.

Юлда барганда ТР атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән күңелсез хәл булган: машинасының тәрәзәсе урыныннан кузгалып, ябылмый башлаган. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрдәге аккаунтына пост урнаштырган. 

Видеодан күренгәнчә, Фирдүс чатнама суыкта ачык тәрәзәле машинада җилдерә. «Алда – 73 чакрым. Барып җиткәч тә ясыйбыз. Иң мөһиме, бирешмәскә!» – ди ул, машинадагы музыканы бар тавышына ачып. Аның язылучылары бертавыштан диярлек  «Отвертка кыстырып куярга була бит», «Урманнан берәр ботак булса да алып кыстыр инде», «Пычак кыстырсаң да ярый», «Кәгазь булса да кыстыр инде» дип киңәш биргәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес