Җырчы сабыена исемне үзе кушкан.
Фирдүс Тямаев уллары Кәрим һәм Раян белән бала тудыру йортына барды. Җырчының кичә кызы туган иде.
«Елавың да матур бит, кызым», - дип ул сабые белән сөйләште. Шунда ук кызына исем дә кушкан.
Бу хакта ул үзе «Уникс»ка Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов янына кергәч әйтте.
– Концертларыгыз уңышлы узсын. Бала тудыру йортына барып, азан әйтеп, кызыма Мәрьям дип исем куштым, – диде бәхетле әти.
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов хезмәттәшләренә: «Фирдүс, балаларыгызны исән-сау үстерегез», – дип изге теләкләрен җиткерделәр.
Фото Фирдүс Тямаевның социаль челтәрдәге битеннән алынды.
Нет комментариев