Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев нинди хыяллар белән яши?

Популяр җырчы «Күзгә күз карашып» тапшыруында тормышындагы кызыклы сорауларга җавап бирде.

Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Зифа Нагаева «Күзгә күз карашып» тапшыруына Фирдүс Тямаевны чакырып, үзен һәм тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап табарга тырышты. 

Үзенчәлекле, шау-шулы программалары белән татар-башкорт тамашачысының мәхәббәтен яулаган Фирдүс Тямаев кем һәм нинди соң.

Беренчедән, Фирдүс Тямаев үз фикерендә тора торган үҗәт һәм ирекле кеше.

«Минем фикеремне әнием һәм хатыным Резидә генә үзгәртә ала», – диде ул.  

Икенчедән, ул бәхетле ир-ат.

«Миңа Аллаһы Тәгалә акыл, акыллы хатын, сәламәт балалар бирде. Минем матур гаиләм, туганнарым, дусларым, яраткан тамашачыларым, шулай ук дошманнарым бар», – диде ул.

Өченчедән, ул үзен артист дип санамый.

«Мин үземне артист итәсем килми, мин автор башкаручы», – диде ул. 


Быел Фирдүс Тямаевка «Татарстанның халык артисты» исемен бирмәкче булганнар. Ул аңардан баш тарткан.

«Бу зур исем һәм ул бик зур җаваплылык таләп итә. Мин андый җаваплылыкны үз өстемә аласым килми. Мин бу исемгә лаек түгел. Минем өчен иң зур исем «Нурлатның мактаулы гражданины». Миңа шул җитә. Иң мөһиме: гаиләм, әнием, туганнарым, дусларым исән-сау, илләребез тыныч булсын. Халык әзрәк «Безнең Тямай» дип, концертларыма  яратып йөрсә, шул җитә», – дип искәртте ул. 

Фирдүс Тямаев киләчәккә хыяллары белән дә бүлешеп: «Минем биш вакыт намаз укыйсым, хаҗга барасым, гаиләмне намазга бастырасым килә», – диде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зифа Нагаева Фирдүс Тямаев «Туган тел» каналы «Күзгә күз карашып»