Фирдүс Тямаевның әнисе хастаханәгә эләккән
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаевның әнисе хастаханәгә эләккән

Операция ясаганнар.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның иң кадерле кешесе, әнисе чирләп киткән. Казан хастаханәсендә аның йөрәгенә операция ясаганнар.

Җырчы хастаханәгә әнисенең хәлен белергә килгән.

 «Әнигә кунакка килдем әле. Йөрәгенә операция ясадылар. Аллаһка шөкер, исән-сау! Бар әниләр дә исән-сау булсын! Әниләрегезне карагыз, саклагыз! Хәзер барлык авырлыклар артта инде», – ди җырчы үзенең социаль челтәрләрендә.

Фото видеодан скириншот
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек Фирдүс Тямаев

Нет комментариев