Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Габидулла Хөрмәтуллин: «Бер дә пычак астына ятасы килми бит»

Табиблар җырчыга җитди диагноз куйган.

Чаллы җырчысы, ТР атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллинны соңгы араларда биле борчый. Бер дә күренми, кайларда икән дип "Пятачок" короленең хәлен белеп алдык. 

"Бик авырткач Чебоксарга барып тикшеренергә булдык бит әле.  Анда зур үзәк бар икән. Травматологны да үттек, невролог белән нейрохирургны да. Билдә грыжа бар. Шуны алдырырга серьезный гына операция ясарга кирәк була диделәр. Әле уйлыйбыз. Йөреп торам, мин әйтәм, бармый торсам таяк белән "төртеп" җибәрәбез. Бер дә пычак астына ятасы килми бит", - дип уртаклашты 8нче дистәсен ваклап килүче Габидулла Хөрмәтуллин. 

Саубуллашканда, "бар да яхшы булыр, әле җәй көне "Пятачок"ларны бергәләп кыздырабыз сезнең белән", дип тә өстәде позитив рухлы җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев