Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Габидулла Хөрмәтуллин Казан журналистларын шаккаттырган

Ул хезмәттәшләре белән «Заман көзгесе» телевизион тапшыруына төшкән.

«Заман көзгесе» телевизион тапшыруының татар моңына багышланган бер өлешен Чаллыда төшергәннәр. 

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшина журналист Илзирә Юзаевага бу тапшыруда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Фәйрушин, җырчылар Габидулла Хөрмәтуллин һәм Равил Галиевны катнаштырырга киңәш биргән.  

Асия ханым бәлеш һәм башка ризыклар пешереп, кунакларны үзенең фатирында кабул иткән. 

– Барыбыз да татар моңы турында фикерләребезне әйттек. Безне бер-берсеннән сүзләре белән генә аерылып торган җырлар, ярымшәрә килеш сәхнәгә чыгучылар борчый. Татар моңы турында Әнәс Фәйрушин саллы фикерләр әйтте. Без барыбыз да җырладык. Кунаклар Габидулла Хөрмәтуллинның моңлы, затлы җырчы икәнен күреп шаккаттылар. Габидулла «Итил суы ака торыр» дигән җыр башкарды, – дип үзенең фикерләре белән уртаклашты ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: габидулла Хурматуллин «Заман көзгесе»