Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гаепләнүче: «Диана Сәфәрова үзе гаепле»

Ул гаебен өлешчә генә таныган.

Башкортостанның Чишмә район судында юл-транспорт һәлакәтендә кеше үлемнә бәйле җинаять эше буенча чираттагы суд утырышы булды. 

Мәгълүм булганча, күпбалалы әни, танылган блогер Диана Сәфәрова 9 май көнне өенә кайтып җиткәндә юл һәлакәтенә очрап, һәлак булган иде. Аның өч баласы ятим калды. Әти-әнисе бердәнбер баласын югалтты. 

Гаепләнүче кеше шул ул авылдан.  Зыян күрүче якның адвокаты хәбәр иткәнчә, гаепләнүче Вадим Латыйпов гаепне өлешчә генә таныган. Ул юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китү фактын гына раслаган.

Һәлакәт вакытында исерек булуын ул кире каккан. Алай гына да  түгел, фаҗигадә Диананы гаепле дип саный. Аның әйтүенчә, ул аңа узарга комачаулаган һәм машинасының тизлеген арттырган.

Фото: Әнвәр Нургалиевның шәхси архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр ЮХИДИ фаҗига балалар юл-транспорт һәлакәте үлем-китем Диана Сафарова Анвар Нургалиев