Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлдания Хәйруллина: «Рөстәм кызыбыз килгән көнне мәңгелеккә китте»

Җирләгәндә, беткән идем инде… Хәтта тамактан ризык та үтми иде. Мин үземне тәрбияләргә тырыштым.

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина белән әңгәмә кордык. Ул укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. 

 -Мин Аллаһы Тәгаләдән: «Миңа акыллы, эчми-тартмый торган егет бир», - дип сораган идем. Аллаһы Тәгалә мине ишетте. Рөстәм бик акыллы, төпле кеше, без бер дулкындагы, бер фикердәге кешеләр идек. Җылы 21 март көнендә туебыз булды. Без 25 ел бәхетле гомер кичердек. Рөстәм каты авырудан күз алдыбызда сүнде. Хастаханәдә үлде. Төннәрен йокламагач, Лилияне чакырдым. Кызыбыз килгән көнне китеп тә барды. Аны югалту бик авыр булды. Кызым, туганнар, дуслар көч бирде. Җирләгәндә, беткән идем инде… Хәтта тамактан ризык та  үтми иде. Мин үземне тәрбияләргә тырыштым. Рөстәмнең мирасын барлый башладым. Халыкка чыгарасы бик күп җыры калды аның. Кайберләренең сүз авторлары билгесез иде, икенчеләренең бер куплеты гына бар. Бик күп эшләнелде, иртәнгә чаклы утыра идем. Казанда Г.Камал театрында искә алу концерты үткәрдек. Аның җырларын халкыбызның яраткан җырчылары Хәния Фәрхи, Зөһрә Сәхәбиева, Салават, Айдар Галимов, Илсаф, Гүзәл Уразова, Ришат Фазлыйәхмәтов, үзем, Лилия һәм башкалар җырлады. Рөстәмнең җырчыларга бирәсе җырлары күп әле.

Җырчы белән тулы әңгәмәне газетабызның киләсе саннарының берсеннән укырсыз. Күзәтеп барыгыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес