Гөлназ Асаева: «Аның белән саубуллашырга туры килер ахрысы»
Җырчы гаиләсендә үзгәрешләр көтелә.
Танылган җырчы Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә ниндидер сере барлыгы турында сөйләде. Аларны бик зур үзгәрешләр көтә икән.
– Төнлә дә йоклый алмыйча ятам. Башыма әллә нинди уйлар килә. Шунысын әйтә алам: безне бик зур үзгәрешләр көтә. Кем беләндер саубуллашырга да кирәк булыр ахрысы. Әлегә шуларны гына әйтә алам. Бу нәрсәгә китереп чыгарыр. Бөтенесен дә сөйләп бетермим. Ләкин бик сөйлисем килә. Мин моны хәл итеп бетерәм дә, сезнең белән дә уртаклашырмын, – дип сөйли җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев