Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Гөлназ Асаева төркеме уеннан уймак чыгарган

Чынлыкта ни булган?

Гөлназ Асаева төркеменә аю һөҗүм иткән дип язган идек. 

Җырчы социаль челтәрендә бу хәлгә аңлатма бирде. Баксаң алар ял итү урынына аюны үзләре алып килгәннәр. Ниятләре клип төшерү булган. 

Җырчының концерт директоры Вадим Фәтхинуров кулга ияләшкән аю алып килгән. Кызлар аюның үзләренә каршы килүен күреп кычкырышканнар. Соңыннан шул аю Вадимны кулыннан эләктереп алган.  Ир-атка ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.

«Вадимга куркыныч янамый. Ул гаиләсе янында», – ди Асаева. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәхетсезлек Гөлназ Асаева