Гөлзада Рзаева: «Тамашачыларга Эльмира Сөләйманова белән хушлашырга тиешенчә шартлар тудырмадык»
«Кеше китә җыры кала» диләр, Эльмира Сөйләйманова халкыбызга мәңгелек моң һәм сабак калдырды.
Җырчы Эльмира Сөләйманованың вакытсыз китүе барыбызны да уйландырды. Әллә заманы, әллә вакыты шулай туры килде: халыкның яраткан җырчысын тиешенчә соңгы юлга озата алмадык. Әлеге күңелсез вакыйгага Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева үзенең фикерләрен белдерде:
– Минемчә соңгы юлга озату да шәхеснең мөһимлеген ассызыклый торган, тәрбияви чара булырга тиеш.
Без «Энергетик» мәдәният сараеннан 49 кешене лаеклы итеп бакый дөньяга озаттык. Мәдәният сараенда моның өчен барлык-кирәк яраклар бар. Татарстанның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллинның «Дуслар китә» дигән җырын куябыз, вафат булган дустыбызга соңгы сүзләребезне әйтәбез, гафу үтенәбез, җәннәт нигъмәтләрен татуын телибез.
Ни кызганыч, тамашачы яраткан Эльмирабызга кадер-хөрмәтне тиешенчә күрсәтә алмадык дип саныйм. Бәлки бу аның рәсми эш урыны булмавына да бәйледер. Ул үз көнен үзе күрә торган җырчы иде. Концертларын да үзе оештырды, барсын да контрольдә тотты. Бу – бик катлаулы хезмәт. Пандемия вакытында программалары да кичектерелгәндер. Ә моңлы җырчы боларның барысын да йөрәгенә җыйган... Тормыштагы авырлыклар, борчулар җыела-җыела да йөрәккә бәрә. Эльмира белән дә шулай булгандыр. Ул инфаркт сәбәпле арабыздан китеп барды.
... Эльмира Сөләйманова минем яраткан җырчым булды, чөнки күңелгә үтеп керерлек итеп, фонограммасыз җырлый торган матур артист иде. Аны Аллаһы Тәгалә моңлы иткән.
Шундый моң иясенә тамашачылары белән хушлашырга тиешенчә шартлар тудырмавыбыз әле дә йөрәкне тырный. Моны Чаллыда уйлап бетермәделәр, дип саныйм. Чөнки тырыш хезмәте белән дан казанган кешене соңгы юлга тиешенчә озату исәннәр өчен тәрбияви әһәмияткә дә ия. Мин үземне дә гаепле саныйм. Нигә «Энергетик» яисә «КАМАЗ» мәдәният сареннан озатмадык икән, дип уйлыйм. Кайгырам.
«Кеше китә җыры кала» диләр, Эльмира Сөйләйманова халкыбызга мәңгелек моң һәм сабак калдырды. Без исән кешеләр бер-беребезгә ярдәмләшеп, хәл белешеп яшәргә тиеш. Мин 74 яшемдә дә эшләп йөрим, чөнки хезмәтсез яши алмавымны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та, шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә аңлады. Алар «Сез безгә кирәк. Эшләгез», – диделәр. Наил Гамбәрович күргән саен, кул биреп исәнләшә, хәлләремне сораша. Кешегә менә шундый җылы мөнәсәбәт кирәк.
Кызганыч, Эльмира Сөйләмановага карата мондый мөнәсәбәт булмады. Аның каравы аны миллионлаган тамашачысы яратты. Урыны җәннәттә булсын. Аллаһы Тәгалә әнисенә авыр кайгысын җиңәрлек түземлек һәм оныкларын үстерешергә сәламәтлек бирсен.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев