Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гүзәл Әхмәтова Чаллыда туфли эзләгән

«Кайчан алыйм?! Көне-төне юлда, аэропортта...», - ди җырчы.

Дүртөйледә чыгыш ясаганнан соң Гүзәл Әхмәтова төнлә үк Чаллыга килеп кунган. Исәбе – "Пятачок" башланганчы кибетләргә чыгып кереп үзенә туфли карау. Тиздән җырчының төрле шәһәрләр буйлап концертлары башлана – бер образына туры килә торган аяк киеме генә  җитми икән. Ә Чаллыда Гүзәл шушы турнега да исем биргән өр-яңа "Мең дә бер кичә" дигән җырын башкарды. Аны тамашачы беренче тапкыр сәхнәдән ишетте. 

Паркка җыелган шәһәрдәшләребез Башкортостан кунагын тын да алмый тыңлады. Күбесенең кулында – телефон, истәлекле мизгелне видеога төшерәләр, кушылып җырлыйлар. Гүзәл үзе дә мондый аралашуны сагынган: "Чаллы тамашачысы ихласлыгы белән аерылып тора. Ә мондый халыкчан, саф һавада үткәрелгән чарада бигрәк тә үзен иркен тота – рәхәтләнеп бии, җырлый. Без артистлар бүгенгедәй очрашулар өчен яшибез, иҗат итәбез. Халыкка кирәклегеңне тойсаң гына рәхәт", – ди ул. Шуңа сәхнә образларын да җентекләп әзерли – бар костюмнарын үз дизайнеры тегә. Һәр образга туры килгән аяк киемен бергә сайлыйлар. «Миңа матур да булсын, уңайлы да булсын – сәхнәдә ничә сәгать басып торабыз бит. Тик вакыт кына җитми. Мин бүген "Пятачок"та, иртәгә Уфада чыгыш ясыйм, җомга – Стәрлетамакта, шимбә Нижневартовскида... Кайчан алыйм?! Көне-төне юлда, аэропортта. Чаллыда да табып булмады шул", – ди Гүзәл. 

"Пятачок" тарихы белән таныш җырчы мондый чараларны Башкортостанда да үткәрсеннәр иде теләктә, чөнки монда күпләр күңел ачып кына калмый, таныша, кавыша да бит. Тик "Шәһри Чаллы" кебек шәп итеп үткәрүчеләр булыр микән дип куйды. Ә без аңа бәйрәм истәлеге итеп чәй сервизы бүләк иттек. Өр-яңа программа белән Гүзәл ноябрь аенда Чаллыда да концерт куячак. Нәкъ туган көненә туры киләчәк икән!

Шәһри Чаллы"дан - "Пятачок" фотоларын моннан карый аласыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар эстрадасы