Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гүзәл Уразова: "Илдар Айгөл Сагынбаева белән култыклашып, ир белән хатын кебек йөрде"

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова яшьлек хатирәләре белән уртаклашты.

– Гастрольләр дәвам итә. Ильдар белән кич күрештек без. Рәхәтләнеп сөйләштек. Беркем дә комачауламады, беркем дә бүлдермәде.
Уянып китсәм, будильникны ишетми йоклап калганмын. Мин автобуска кергәндә бөтенесе дә мине көтеп утыра иде. Әлбәттә, мин кызарып менеп утырдым. Җенем сөйми соңга калырга! Илдар янына утырмыйча, аерым урынга утырдым. Автобус кузгалды. Илдар смс яза: “Ни хәл?” Мин язам: “Нигә соң хотя бы син шалтыратып уятмадың?” дим. Ул яза: “Мин үзем дә хәзер генә кереп утырган идем”.

Әзрәк барганнан соң ашарга туктадык. Анда ашап кергәннән соң Илдар минем янга килеп утырды. Елмая да елмая бу. “Сиңа ни булды соң, бик сәер елмаясың?” дим. “Ни булганга охшаган соң?” дип, мине һаман үрти. “Просто кәефем әйбәт, – ди. – Ярар, мин бер әйбер планлаштырдым, Казанга кайткач сөйләрмен”.

Хәзер мин йокламаска тиештер инде… Нәрсә инде бу дип баш ваттым… Күпме төпченсәм дә әйтмәде инде! Төмәннән концертлар беткәч кайтуы авыр булды. Бик озак. Хәтердә: кем кайда ничек аягын суза алган, кем ике креслога ятып йоклый, мин дә, автобусның артындарак ике кушылган сиденье бар иде, шунда ятып сеңгәнмен.

Чаллыга кайтып җитәрәк уяндым. Автобус Чаллыда кала торган, ә без үзебез кайтып китешле. Вакыт төнге өчләр булгандыр. Без Салават Зәкиевичның студиясенә килеп туктадык. Иртәнгә кадәр анда булып, Илдар белән бергә Казанга кайтырга тиеш идек. Илдар минем бүлмәгә керде дә, ничек кайтасымны сорады. “Миңа срочно Уфага кайтып китәсе бар. Мин Уфага китәм”, – ди. Минем йөрәк сикереп куйды. Нигә кайта икән инде анда? Соңрак сөйләде инде ул миңа аны… Ул вакытта мин әле бу хакта белми идем.
“Минем бер кеше белән күрешәсем бар”, – ди. Кем белән соң дигәч: “Менә кайтып килгәч тә әйтермен”, – диде.
Ул кайтып киткәч, күңел бушап калды. Ниндидер курку да бар иде. Башта һаман бер уй: йөргән кызы булып, шуның янына кайтып киткәндер дип уйлый идем.

Һәм мин ялгышмаганмын…

Бу хакта ул миңа берничә ел үткәч кенә сөйләде. Уфага аралашып йөргән кызы янына кайткан булган. Ни өчен икәнен белмим. Син аңа вәгъдә биргән идеңме дигәч: “Мин сиңа кадәр бер кызга да өйләнәм, бергә булырбыз кебек вәгъдәләр бирмәдем. Ярар, барысы да яхшы, мин синең янда, нигә юкка борчыласың?” – диде.

Кыскасы, шуның белән мин дә башка төпченмәдем, ул да искә төшермәде. Ничектер бер өч-дүрт ел элек, Уфада концертта, Илдарга сәхнәгә чәчәк мендереп биргән Эльвира исемле кыз дип әйттеләр миңа соңыннан. Ярый, анысы инде мөһим түгел хәзер. Ул вакытта мин Илдарны югалтырга курка идем. Нигә андый хис булгандыр миндә, аңламыйм.

Казанга кайткач, Илдар белән безнең беренче күрешү Камал театры янында булды. Мин экономик факультетыннан кичке укудан җәяү төштем. Илдар Камал театры кырында мине көтеп тора. Күрешеп бераз сөйләшеп торганган соң, Илдар кафега чакырды. Ул көнне мине фатирыма кадәр озатып куйды да кайтып китте. Мин әле аның кайда яшәгәнен дә белми идем. Ялгышмасам, 90нчы автобус белән килеп йөри иде миңа. Берничә кеше фатирда яши иделәр. Соңыннан миңа кызык итеп сөйләгәне истә. Илдар Казанга килгәч, группадашлары белән фатир алып торырга булалар. Белдерү буенча ачкыч алырга баргач, хуҗасы Илдарның студент икәнен аңлагач, “Мин студентларга фатир сдавать итмим!” дигән. Шуннан икенче белдерү буенча барыр алдыннан, Илдар болай хәл итә. Группадашлары арасында Айгөл Сагынбаева һәм Гүзәл Асылбаева була. Илдар Айгөл Сагынбаевага ир белән хатын кебек култыклашып, бер квартира сдавать иткән апага барып килергә тәкъдим итә, – дип яза танылган җырчы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев